Дәүләт Советының сигезенче утырышы 12 мартта була

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе, 13:36

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышы 12 мартта иртәнге сәгать унда башлана. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин көн тәртибенә куелган мәсьәләләрне карый башлаганчы  соңгы вакытта республикада узган һәм зур иҗтимагый яңгыраш алган берничә әһәмиятле вакыйганы билгеләп үтте. Республикада коллегияләр, район советларының хисап сессияләре, муниципалитетларда гражданнар җыеннары уздыру төгәлләнеп килә. Депутатлар бу чараларда актив катнашканнар. Аерым алганда, Фәрит Мөхәммәтшин гражданнар җыены нәтиҗәләре буенча халыкны борчый торган мәсьәләләр исемлеге җыелган, якын араларда Хөкүмәткә тапшырылачак дип билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышында күтәрелгән проблемаларга аерым тукталды. Шуларның берсе – һөнәри керемгә салым үзмәшгульләргә мәҗбүри тамгаланырга  тиешле товарлар җитештерүне һәм сатуны тыя. Проблеманы мәҗбүри тамгаланучы товарлар исемлеген үзгәртеп, йә федераль законнарга үзгәрешләр кертеп кенә хәл итәргә мөмкин. Татарстан парламенты бу нисбәттән мәсьәләне закон чыгару дәрәҗәсендә хәл  итәргә ниятли.

Киләсе утырышка килгәндә, көн тәртибенә 12 мәсьәлә кертелә, шул исәптән 5 республика закон проекты (өчесе - беренче укылышта карау өчен, икесе - икенчесендә), бер федераль закон проекты һәм башка мәсьәләләр.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, беренче укылышта шәһәр төзелеше эшчәнлеге (территорияне планлаштыру проектына үзгәрешләр кертү тәртибе төгәлләштерелә), сәнәгать сәясәте турында (сүз махсус инвестиция контрактларын җайга салу турында бара) һәм җир асты байлыклары турында (җир асты байлыкларының дәүләт фонды белән идарә итү вәкаләтләре төгәлләштерелә, җир асты байлыкларыннан файдалану төрләрен һәм срокларын билгеләүче нигезләмәләр, җир асты байлыкларыннан рациональ файдалану таләпләре үзгәрә).

Икенче укылышка республиканың аерым закон актларына, Татарстан Гаилә кодексының 45 статьясына һәм мәгариф турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары әзерләнгән.

Парламентарийлар Дәүләт Советының сигезенче утырышында 2019 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасында бала хокукларының һәм законлы мәнфәгатьләренең үтәлеше турында һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнеңузган елда үз эшчәнлеге нәтиҗәләре турында докладлар тыңлаячаклар.

Хөкүмәт сәгате» кысаларында Татарстан Республикасында пенсионерларны социаль яклау һәм аларга ярдәм чараларын гамәлгә ашыру турында Хөкүмәт мәгълүмат бирәчәк.

Бүгенге Президиум утырышында Бөек Ватан сугышы ветераннарын социаль яклау өлкәсендә законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды. Доклад белән республика премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чыгыш ясады.

Бүгенге көндә Татарстанда 32 936 Бөек Ватан сугышы ветераны, сугышта катнашучыларның тол хатыннары һәм инвалидлар яши, шуларның 1182 кеше - хәрби хәрәкәтләрдә турыдан-туры катнашучылар, 150 кеше - Ленинград блокадасында яшәүчеләр, 155 кеше  - балигъ булмаган концлагерь тоткыннары. Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, 185 татарстанлы Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, алар арасында - 48 - өч дәрәҗәдәге Дан орденнары кавалеры, ә татарстанлы Николай Столяров - ике тапкыр Советлар Союзы Герое. Сугыш елларында республиканың 24 хәрби предприятиесе хезмәткәре Социалистик хезмәт Герое исеменә лаек булган.

«Республикада һәр ветеран белән адреслы эш алып барыла, - диде вице-премьер, - без муниципалитетлар белән актив хезмәттәшлек итәбез, шул исәптән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы юбилей медален тапшыру буенча да. 2020 елның 8 маена кадәр барлык медальләр ияләренә тапшырылачак».

Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, һәлак булган ветераннарның тол хатыннарына, нацист концлагерьләренең элеккеге тоткыннарына бер тапкыр бирелә торган түләү каралган – ветераннарга 75 мең сум, тыл хезмәтчәннәренә 50 мең сум. Татарстанда шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 25 мең сум, тыл хезмәтчәннәре һәм һәлак булганнарның тол хатыннары өчен 5 мең сум өстәмә түләү билгеләнгән.

Хөкүмәт контролендә булган тагын бер мәсьәлә - ветераннарның торакларын ремонтлау. «Бу уңайдан мөрәҗәгатьләр көндәлек режимда эшкәртелә, - дип басым ясады Ләйлә Фазлыева, - бүгенге көндә 38 фатирда эш әле тәмамланмаган. Шулай ук 19 меңнән артык ветеран торак сатып алуга субсидия алган».

Вице-премьер әйтүенә караганда ветераннар белән эшләүдә иң мөһим юнәлешләрнең берсе – сәламәтлекне саклау. Бүгенге көндә ветераннарны  диспансеризацияләү оештырылган һәм кирәк булганда өстәмә тикшерүләр оештырыла, шул нәтиҗәләр буенча хастаханәгә салына яки югары технологияле ярдәм күрсәтү турында мәсьәлә хәл ителә. Агымдагы елның 1 гыйнварына 4382 ветеран "тирәнтен диспансеризация" узган.

«Кадерле ветеран» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә, аның кысаларында район хастаханәләрендә ветераннар палаталарына ремонт ясала. Бу проект Җиңүнең 70 еллыгына старт алган һәм бүгенге көнгә кадәр үзенең актуальлеген югалтмаган. Медицина учреждениеләрендә өстәмә рәвештә гериатрия кабинетлары булдырыла (181 койкага 47 кабинет ачылган), "Мобильная поликлиника" проекты гамәлгә ашырыла.

Ләйлә Фазлыева әйтүенә караганда, геройлар истәлеген мәңгеләштерү чараларына аерым игътибар бирелә. Музей экспозицияләре яңартыла, мәгариф учреждениеләренә Советлар Союзы Геройларының исемнәре бирелә, Казанның Җиңү паркының концепциясе расланган, Җиңүче-Батыр һәйкәле эскизына бәйге тәмамланган.

Премьер-министр урынбасары “Мәрхәмәт - Милосердие” депутат берләшмәсе инициативасы белән  барлыкка килгән “Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый” проектында аерым тукталды. "Бу проект Бөек Ватан сугышы катнашкан һәм тылда эшләгән 538 хатын-кызның героик үткәне  турында сөйли, моннан тыш, ул социаль бурычларны да хәл итә", - диде ул.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International