Күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче алты яшькә кадәрге балалар бушлай дарулар белән тәэмин ителәчәк

2025 елның 11 июне, чәршәмбе, 16:55

Бүген Дәүләт Советы утырышында халыкка адреслы социаль ярдәм турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.   

Документ республика законнарын федераль законнар белән гармонияләштерү максатларында эшләнгән. Аерым алганда, федераль закон нигезендә, алты яшькә кадәрге күпбалалы гаиләләрдәге балалар дару препаратлары белән бушлай тәэмин ителә.

Әлеге закон кабул ителгәнче, өч яшькә кадәрге балалар гына дарулар белән түләүсез тәэмин ителгән. Әлеге препаратлар исемлеге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнә, республика бюджетында төбәкнең ташлама алуга хокуклы затларны дарулар белән тәэмин итүне финанслауга акча каралган.

Гаилә составында, тәрбиягә алган балаларын да кертеп, өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга, белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмада белем алуның көндезге формасында белем алу шарты белән өлкән бала 18 яшькә яисә 23 яшькә җиткәнче, законнардагы үзгәрешләрне исәпкә алып, 3 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге балаларны дарулар белән түләүсез тәэмин итүгә  аларның исемлеге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнә.

Алты яшьтән кечерәк балаларга дарулар сатып алуга субсидия планлаштырылган төзәтмәләр кертелгәнче билгеләнгән гражданнар мондый субсидияне түләүнең билгеләнгән срогы беткәнче алу мөмкинлеген саклыйлар йә алар кирәкле медикаментларны түләүсез бирү файдасына аннан баш тартырга хокуклы.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International