КПРФ фракциясе беренче яртыеллыкка йомгак ясады

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе, 13:44

Бүген Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә КПРФ фракциясенең бу елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалды. Моннан тыш, КПРФ фракциясе әгъзалары Татарстан Рәисе һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.  Журналистларның сорауларына фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов, депутатлар Фадбир Сафин һәм Александр Комисаров җавап бирде.

Депутатлар берләшмәсенең беренче яртыеллыктагы эш нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны Хафиз Миргалимов җиткерде, аның әйтүенә караганда, фракция депутатларының закон чыгару, иҗтимагый, хәйрия эшчәнлеге сайлаучылар тарафыннан да, парламент җитәкчелеге тарафыннан да лаеклы бәяләнә. "Фракция әгъзалары дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең башкарма органнары белән берлектә социаль объектлар төзү һәм ремонтлау, гражданнарның торак шартларын яхшырту, сугыш һәм хезмәт ветераннарына һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен хәл иттеләр, – дип билгеләп үтте ул. – Кешеләр депутатларга пенсия һәм дарулар белән тәэмин итү, юлларны һәм күперләрне төзекләндерү, хезмәт хокукларын торгызу һәм башка мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иттеләр".

Фракция җитәкчесе сүзләренә караганда, быелның 6 аенда КПРФ фракциясенең 4 утырышы, 3 матбугат конференциясе, фәнни-гамәли конференция һәм түгәрәк өстәл уздырылган. Дәүләт Советы утырышлары барышында актуаль темалар буенча 13 мөрәҗәгать белән чыкканнар. КПРФ фракциясе депутатлары тарафыннан республиканың дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына, оешмаларга һәм иҗтимагый берләшмәләргә 124 депутат таләбе җибәрелгән, сайлаучыларның 574 мөрәҗәгате каралган. "Гражданнардан иң күп мөрәҗәгатьләр сугыш чоры балалары турындагы закон кабул итүгә кагыла, – диде Хафиз Миргалимов. –Торак-коммуналь хезмәтләр һәм беренчел кирәк-ярак товарлары өчен түләү үсешен туктату кирәклеге турында күп мөрәҗәгатьләр килде. Республикада яшәүчеләрне аерым районнарда транспорт булмау, мәктәп яны лагерьлары һәм озайтылган көн төркемнәре эше, СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен өстәмә төбәк ташламалары кертү, хәрби оперциядә хәбәрсез югалган катнашучыларны эзләүдә ярдәм итү һәм башкалар кебек актуаль мәсьәләләр борчый".

Татарстан Рәисен һәм җирле үзидарә органнары депутатларын сайлау буенча алда торган сайлау кампаниясе турында сөйләгәндә, Хафиз Миргалимов билгеләп үткәнчә, Татарстан коммунистлары анда актив катнашырга ниятли. "Хәзерге вакытта КПРФның Бөтенроссия съездын һәм партиянең республика оешмасы конференциясен уздыруга әзерлек бара, – диде КПРФ фракциясе җитәкчесе. – Аларда төбәк һәм җирле сайлауларда кандидатларыбызга ярдәм итү мәсьәләләре каралачак. Татарстан Рәисен сайлау Татарстан сайлаучыларының бердәмлеген һәм активлыгын тагын бер кат күрсәтер дип ышанам".

Дәүләт Советы депутатлары Александр Комисаров һәм Фадбир Сафин журналистларга республика комитеты һәм КПРФ фракциясе тарафыннан Дәүләт Советында уздырылган чаралар нәтиҗәләре һәм сайлаучылар белән эшләү турында сөйләделәр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International