Фәрит Мөхәммәтшин: «Россия белән Беларусьның төбәкара элемтәләрен ныгыту тәҗрибәсе үзенең нәтиҗәле булуын исбатлады»

2025 елның 27 июне, җомга, 13:09

Бүген Түбән Новгородта Россия һәм Беларусь төбәкләренең «Беларусь һәм Россия яшьләре – Бөек Җиңү варислары һәм Союздаш дәүләтнең киләчәге» XII Форумы үз эшен пленар утырыш белән тәмамлады. Аңа нәтиҗәләр ясап, форумда Татарстан делегациясен җитәкләгән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мондый очрашуларның ике дәүләтнең төбәкара хезмәттәшлегенең яңа юнәлешләрен үстерергә мөмкинлек бирүенә басым ясады.

Көннең беренче яртысында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Беларусь Республикасы Милли Собраниесе Республика Советы Рәисе Наталья Кочанова ике ил төбәкләренең дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Көннең икенче яртысында дәүләт хакимияте органнары, федераль һәм төбәк профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Россия һәм Беларусь эшлекле даирәләре вәкилләре катнашында форумның пленар утырышы узды. Анда төбәкара хезмәттәшлеккә нәтиҗәләр ясалды һәм перспективалар билгеләнде.

Пленар утырышта катнашучыларга видеосәламләү белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко мөрәҗәгать итте.

«Төбәкара хезмәттәшлек темасы даими рәвештә ике дәүләт башлыкларының эш көне тәртибендә тора, – дип басым ясады Валентина Матвиенко, пленар утырышны ачып, – Россия һәм Беларусь  Президентларының иптәшләрчә мөнәсәбәтләре дәүләтләребезнең стратегик туганлыгы өчен ныклы нигез булып тора, дип әйтер идем. Бергә без алга барабыз, безнең интеграция бер урында тормый. Союздаш дәүләт иң уңышлы интеграция проекты булды. Берничә ел эчендә 28 союз программасы гамәлгә ашырылды».

«Тарих күзлегеннән караганда артык зур булмаган чорда безнең Союздаш дәүләтебез үз үсешенең лаеклы юлын узды», – дип ассызыклады Наталья Кочанова. Беларусь Республикасы Милли Җыелышының Республика Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, бүген яшьләргә аерым игътибар бирергә кирәк. «Яшьләр – безнең стратегик ресурс һәм үсешнең ышанычлы драйверы», –  диде Наталья Кочанова.

Татарстан, гадәттәгечә, форум мәйданчыклары эшендә актив катнаша. Безнең республика Беларусь белән товар әйләнеше буенча алдынгы партнерлар унлыгына керә. Узган ел товар әйләнеше 742,4 млн  АКШ доллары тәшкил иткән. Беларусь Татарстанга импорт кертүче илләр арасында импортның гомуми күләме буенча икенче урында һәм Татарстан продукциясен экспортлау буенча җиденче урында тора.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Беларусь Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешү 2004 елда ук имзаланган иде, һәр өч ел саен әлеге документ кысаларында чаралар планы кабул ителә. Ике яклы хезмәттәшлек буенча эшче төркем төзелгән. Узган елдан Татарстан Республикасының Беларусь Республикасындагы вәкиллеге яңадан эшли башлады. Быел Казанда Беларусь Генераль консуллыгын ачу турында карар кабул ителде, бу элек республикабыз башкаласында эшләгән Беларусь Илчелегенең Россия Федерациясендәге бүлекчәсе дәрәҗәсен сизелерлек арттырды.  

Парламентара элемтәләр дә ныгый. Өч ел элек Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Минск өлкәсе Депутатлар советы арасында хезмәттәшлек турында килешү, бер елдан соң Татарстанның Балык Бистәсе районы һәм Минск өлкәсенең Стародорожский районы арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турында килешү имзаланган иде. Делегацияләрнең визитлары даими булды, өстәвенә, җитәкчелек дәрәҗәсендә генә түгел, ә депутат берләшмәләре дәрәҗәсендә дә. Быел Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары Беларусьта эшлекле сәфәрдә булып кайттылар.

Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек тә активлаша. Татарстанның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре Беларусь техникасын, атаклы селекция предприятиеләрен беләләр һәм бәялиләр. Беларусь коллегалары белән берлектә бәрәңгесенең яңа Догода сорты чыгарылган, аңа Россиянең селекция казанышы патенты алынган. Соңгы еллар дәвамында белорус шәһәр автобуслары һәм трамвайлары үзләрен яхшы яктан күрсәтте. Хәзерге вакытта Казан маршрутларында трамвай паркының өчтән береннән күбрәген белорус трамвайлары һәм 40% тан артыгын «МАЗ-203» маркалы автобуслар тәшкил итә. Узган елда Казанга җәмәгать транспорты күпләп сатып алынды.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин форум кысаларында журналистлар белән аралашканда Россия һәм Беларусь төбәкләре форумын төбәк диалогының уникаль мәйданчыгы дип атады. «Бүген Түбән Новгородта союздаш дәүләтләрнең тугандаш халыклары активы җыелуы бик куанычлы, – дип  басым ясады парламент башлыгы, – Шушы еллар эчендә без бер-беребезгә якыная һәм ныграк кирәк була башладык, ә безнең хезмәттәшлек тагын да артты. Элек парламентара килешүләр имзалаган Беларусь коллегалары белән бүгенге аралашу ике ил өчен дә мондый төбәкара багланышларның, элемтәләрнең мөһимлеген тагын бер кат раслады».

Фәрит Мөхәммәтшин Россия һәм Беларусь парламентларының югары палаталары җитәкчеләренә бу юнәлештә системалы эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде. «Татарстан Беларусь белән рухи яктан тыгыз бәйләнгән, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек өлкәсендә дә уртак эшләребез бар, – дип билгеләп үтте Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, – Бүген игътибар үзәгендә – яшьләр сәясәте һәм тарихи хәтерне саклау мәсьәләләре. Бу Бөек Җиңүнең 80 еллыгында бу аеруча мөһим, чөнки безне уртак тарих бәйли, сугыш турында тарихи дөреслекне без буыннан-буынга тапшырырга тиешбез. Бөек Ватан сугышы елларында иң күп зыян күргән дәүләт буларак Беларусь өчен бу аеруча мөһим».

Татарстан белән Беларусьның гуманитар һәм мәдәни элемтәләре һәрвакыт нык булды. Казанда яшәүче белорусларның «Спадчына» («Мирас») иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Маруденко билгеләп үткәнчә, республикада Иван Купала бәйрәме аеруча киң колач белән уза, 50 ел элек Иван Купала музее булдырылган. «Кичә трибунадан аның сугыш елларында эвакуацияләнеп Питрәчтә яшәгәндә  язган патриотик шигырьләре яңгырады, – дип сөйләде Сергей Маруденко, – Питрәч районында, Брест крепостен саклаучы Петр Гавриловның туган җирендә тарихи реконструкция фестивальләре үткәрелә. Витебск өлкәсендә безнең республика катнашында Фәрит Яруллинга һәйкәл куелды, чөнки безнең бөек татар композиторы шунда һәлак булган. Безнең мәдәни багланышлар тыгыз үрелгән».

Беларусь һәм Россия төбәкләренең XII форумында Россиянең 79 төбәгеннән һәм Беларусьның барлык өлкәләреннән вәкилләр, барлыгы  800дән артык кеше катнашты. Киләсе Союздаш дәүләтләр регионнары форумы Беларусьта узачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International