Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Халыкара парламентаризм көне уңаеннан котлавы

2025 елның 30 июне, дүшәмбе, 00:15

Хөрмәтле татарстанлылар, барлык дәрәҗәдәге вәкиллекле хакимият органнары депутатлары! Сезне чын күңелдән Халыкара парламентаризм көне белән котлыйм.

Бу бәйрәм 2018 елда Россия закон чыгаручылары тәкъдиме белән халыкара парламент хәрәкәте тарихының чишмә башы булган вакыйганың истәлегенә багышлап гамәлгә куелды. 1889 елның 30 июнендә Франция башкаласында иң зур һәм тирән тарихлы берләшмә булган Парламентара союзның беренче конференциясе үз эшен башлый.

Бүген вәкиллекле хакимият демократик дәүләтләрнең сәяси системасында аерым урын алып тора. Парламентаризм институты, замана таләпләренә тиешле дәрәҗәдә җавап биреп, халыкның төрле төркемнәре, иҗтимагый оешмалар һәм сәяси партияләрнең мәнфәгатьләрен яклый, аларны закон чыгарудагы үзара эшчәнлектә берләштерә. Хәзерге көндәге гади булмаган шартларда парламентара дипломатия глобаль иминлекне һәм күпполярлы тигез хокуклы хезмәттәшлекне тәэмин итү чарасы буларак зур әһәмияткә ия.

Россия Федерациясе, халык хакимиятенең конституциячел принципларын эзлекле рәвештә тормышка ашырып, илкүләм үсеш максатларына ирешү, ил төбәкләрен һәрьяклап социаль-икътисадый үстерү юлыннан нык адымнар белән бара. Хакимият институтларын төзүдә, аларның җәмгыять алдында җаваплы булуын тәэмин итүдә, мөстәкыйль икътисадый һәм территориаль үсеш, гражданнар хокукларын һәм ирекләрен яклау өчен уңайлы хокукый мохит булдыруда парламент структураларының роле сизелерлек дәрәҗәдә артты. Актуаль проблемаларны тирәнтен анализлау, сайлаучылар һәм хезмәттәшләр белән конструктив эшләү, күпмилләтле Россия халкының гасырлар буе яшәп килгән рухи-әхлакый традицияләренә хөрмәт белән карап уңай нәтиҗәгә хезмәт итәргә омтылу – болар барысы да депутатлар эшендәге үзгәрмәс өстенлекләр.

Хөрмәтле республика халкы! Быел чираттагы сайлау циклы дәвам итә. Бердәм сайлау көнендә – 14 сентябрьдә без Татарстан Республикасы Рәисен һәм вәкиллекле җирле үзидарә органнары депутатларын сайлаячакбыз. Сезнең граждан позициягезгә һәм һәрвакыттагыча актив катнашуыгызга ышанабыз, чөнки Татарстанның якындагы бишьеллыкка үсеш юнәлеше нәкъ менә шуннан торачак.

Шушы бәйрәм көнендә барыгызга да сәламәтлек, тынычлык, муллык һәм Ватаныбыз хакына алга таба да нәтиҗәле хезмәт итүегезне телим. Ә депутат хезмәттәшләремә – җаваплы парламент эшчәнлегендә уңышлар! Бәйрәм белән!

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International