Марат Әхмәтов Мамадыш районында балалар сәламәтләндерү лагеренда булды

2025 елның 2 июле, чәршәмбе, 18:23

Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Мамадыш районында булды, анда Соколка авылы янындагы «Кама» балаларны савыктыру лагереның эше белән танышты, педагоглар һәм ял итүче балалар белән аралашты, лагерьда нинди чаралар узуы турында сорашты. 

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин озатуында Марат Әхмәтов торак корпусларны, ашханәне, медицина блогын һәм спорт мәйданчыкларын карап чыкты.

Балалар белән аралашканда, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары әйтүенчә,  җәйге сәламәтләндерү лагере – уку өчен яңа көч туплау гына түгел, ә яхшы дуслар табу өчен уникаль урын. «Балалар мондый коллектив тормышка бик тиз ияләшәләр һәм зур тату гаиләгә әвереләләр", - диде ул.

Марат Әхмәтов шулай ук ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләренә зур игътибар бирә, инфраструктура һәм куркынычсызлык мәсьәләләре генә түгел, сменаларны белем бирү программалары белән тулыландыру, үсеп килүче буынны тәрбияләү дә мөһим булып кала.

Марат Әхмәтов шулай ук смена педагогларына лагерьда татар телен өйрәнүгә ярдәм итә торган чаралар оештыру, шул исәптән туган телне белү буенча конкурслар үткәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Бу тәкъдимне балалар һәм вожатыйлар хуплады.

Бүгенге көндә «Кама» балаларны савыктыру лагеренда 160 бала ял итә. Быел биш смена үткәрү планлаштырыла, анда 1 меңнән артык укучы катнашачак.

Лагерь территориясендә 35 видеокүзәтү камерасы, 5 тавыш көчәйткеч урнаштырылган, Мамадыш районы буенча сак пультына чыгарыла торган сигнализация төймәсе бар.

Инфраструктурага килгәндә, быел ТР Рәисе ярдәме белән 5 сафари тент төзелгән. Бүген Марат Әхмәтов белән очрашуда ике торак корпусын ремонтлау һәм яңасын төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Лагерь өчен пляж җиһазлау мәсьәләсе дә актуаль булып кала.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International