Фәрит Мөхәммәтшин Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты

2025 елның 11 июле, җомга, 15:14

Бүген Мәскәүдә РФ ФС каршындагы Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышы узды, анда парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, эксперт бергәлеге вәкилләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм, шулай ук Ерак Көнчыгыш һәм Арктика территорияләрендә преференциаль режимнар булдыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин һәм Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая үткәргән утырышта видеоэлемтә режимында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышын ачып, Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм барлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының өстенлекле эше һәм аерым җаваплылык зонасы булып калуына басым ясады. "Дәүләт Думасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән 180нән артык закон кабул итте, – дип билгеләде Ирина Яровая, – тулаем алганда, ярдәм чаралары исемлеге закон тарафыннан формалаштырылган, хәзер аларны күрсәтүнең актив форматын көйләп бетерергә, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәмнең бердәм стандартын кертергә кирәк. Ул яңа буын төбәк үзәкләре челтәрен булдыруны күздә тота, алар  махсус операциядә катнашучылар яисә аларның гаилә әгъзалары үзләренең сораулары белән килгәнне көтмәячәкләр, бәлки  аларга үзләре чыгачаклар  һәм теге яки бу тормыш хәленә бәйле рәвештә ярдәмнең конкрет формаларын тәкъдим итәчәкләр”.

Ирина Ярова әйтүенчә, эшкә урнашу һәм кирәк булганда өстәмә белем алу, медицина реабилитациясе һәм психологик ярдәм мәсьәләләре актуаль булып кала.

Ирина Яровая федераль дәрәҗәдә югары квалификацияле психологлар пулын булдырырга һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары тарафыннан дистанцион рәвештә психологик-психотерапевтик ярдәм алу мөмкинлеген күздә тотарга тәкъдим итте. "Без төбәкләрдә күп кенә медицина белгечлекләренә, тар профильле белгечләргә кытлык булуын аңлыйбыз. Югары дәрәҗәдәге психологик тернәкләндерү өлкәсендә эшләүче белгечләр җитәрлек түгел. Әмма бүген яңа форматлар бар. Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы аша консультацияләүнең дистанцион форматын формалаштыру өчен федераль дәрәҗәдә югары квалификацияле белгечләр пулы булдырырга тәкъдим итәбез. Монда иң югары дәрәҗәдәге белгечләрнең эшкә җәлеп ителүе мөһим”, – дип басым ясады ул.

Закон чыгаручылар советы утырышында махсус хәрби операциядә  катнашучыларны дәүләт һәм муниципаль хезмәткә урнаштыру мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Хәзерге вакытта, Ирина Ярова әйтүенчә, СВОда катнашучыларга дәүләт һәм муниципаль хезмәткә килү өчен стаж булу турында таләп кую еш кына мөмкин була торган эш түгел. Яңа форматлар эшләргә кирәк, дип саный Россия парламентының түбән палатасы вице-спикеры. Шул ук вакытта Ирина Яровая төбәкләргә муниципаль хезмәткәрләргә билгеләнә торган таләпләргә (стаж, квалификация таләпләре һ.б.) игътибар итәргә тәкъдим итте, чөнки әлеге критерийларны раслау субъектлар вәкаләтләрендә.

Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин ассызыклаганча, закон чыгару эше, шул исәптән төбәкләрдә дә, махсус хәрби операциядә катнашкан һәр кешегә һәм аның гаилә әгъзасына дәүләт ярдәмен адреслы итеп җиткерергә тиеш.

"Дәүләт Думасы депутатлары белән берлектә без күп нәрсәне эшли алдык – махсус хәрби операциядә катнашучылар кредит бурычларын түләүдән азат ителүгә хокук алды, хәрби түләүләрдән алудан саклауның махсус тәртибе билгеләнде. Хөкүмәт рәисе белән күптән түгел булган очрашуда, 30 июньдә, без дә сорауларны күтәрдек. Палата советы әгъзалары игълан иткән 15 сорауның унысы диярлек – закон чыгару инициативалары. Һәм алар хөкүмәт вәкилләре тарафыннан яклау тапты", – диде ул.

Сенатор искәрткәнчә, Россия парламентының югары палатасында вице-спикер Инна Святенко рәислегендә махсус комиссия төзелгән, аның эше кысаларында проблемалар анализлана һәм даими утырышларда төгәл тәкъдимнәр эшләнә.

Андрей Яцкин ассызыклаганча, сенаторлар көзге сессияне көтмичә, түбән палатаның тиешле закон проектларын тизрәк кабул итүенә өметләнә. Төзәтмәләр, аерым алганда, хәрби-табиб комиссиясен узуга, судка гариза биргәндә СВО катнашучыларын дәүләт пошлинасын түләүдән азат итүгә кагыла.

Видеоэлемтә режимында узган утырышта шулай ук Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International