КПРФ фракциясе утырышы булды

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе, 09:59

Бүген Дәүләт Советында узган КПРФ фракциясе утырышында депутатлар парламентның унберенче утырышының көн тәртибен карадылар һәм Татарстан Рәисен һәм җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау буенча сайлау кампаниясенә әзерлек барышы турында фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов үткәрде.

Язгы сессиянең йомгаклау утырышы каравына Дәүләт Советы Президенты тарафыннан кертелгән мәсьәләләр турында сөйләгәндә, Хафиз Миргалимов быелның беренче яртысында КПРФ фракциясе депутатларының эшчәнлеге актив һәм нәтиҗәле булуын билгеләп үтте. "Сентябрьгә билгеләнгән сайлауларга әзерлек чорында без тагын да оешканрак эшләргә тиеш", - дип басым ясады ул.

Дәүләт Советының унберенче утырышы көн тәртибендәге барлык мәсьәләләрне фракция әгъзалары хупларга карар кылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International