Күпфатирлы йортларга капиталь ремонтны оештыру турындагы республика законына үзгәрешләр кертелә

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе, 11:57

Бүген Дәүләт Советы утырышында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауны оештыру турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Документ федераль дәрәҗәдә кредит оешмаларын сайлап алу критериена бердәм таләпләр куюга, шул исәптән капиталь ремонт фондының махсус счетларын ачуга бәйле рәвештә эшләнгән.

"Кредит оешмаларын сайлап алу критерие хәзер милли рейтинг шкаласы буенча кредит рейтингы дәрәҗәсе булачак, - дип аңлатты Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров, закон проектын тәкъдим итеп. - Мондый алым капиталь ремонт чаралары туплана торган кредит оешмаларының финанс ышанычлылыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International