Казанга эш сәфәре белән Сергей Морозов килде

2025 елның 25 июле, җомга, 14:48

Бүген Татарстанга эш сәфәре белән РФ ФС Дәүләт Думасының Төбәк сәясәте һәм җирле үзидарә комитеты рәисенең беренче урынбасары, Россия парламентының түбән палатасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Сергей Морозов килде. Казан халыкара аэропортында аны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм партиянең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин каршы алды.  

Сәфәр барышында Сергей Морозов республиканың тармак профсоюз оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева Татарстан профсоюзларының хокук яклау эшчәнлеге турында сөйләде.

3600 тикшерү уздырылган, алар барышында 8600 хокук бозу очрагы ачыкланган, 8551 хокук бозу бетерелгән. Төп хокук бозулар арасында – өстәмә эш яки бәйрәм, ял көннәрендә эшләгән, төнлә эшләгән өчен түләмәү, премияләрдән мәхрүм итү, кадр документларын тиешенчә рәсмиләштермәү һәм башкалар. Профсоюзлар Федерациясе белгечләре Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР Прокуратурасы, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән гражданнарның хезмәткә хокукларын үтәү торышы турында мәгълүмат алмаша. Юристлар оешма һәм предприятие хезмәткәрләренә судларга мөрәҗәгать иткәндә хокукый ярдәм күрсәтәләр.

"Без федераль дәрәҗәдәге закон проектларына хокукый экспертиза да ясыйбыз. Мәсәлән, РФ Хезмәт кодексына хезмәт мөнәсәбәтләренең электрон документ әйләнешен җайга салу, медицина хезмәткәрләрен медицина ярдәме күрсәтү өчен башка оешмаларга җибәрү үзенчәлекләре, укучыларны максатчан юнәлеш буенча билгеләү һәм башкалар өлешендә үзгәрешләр кертү турында», - дип сөйләде Елена Кузьмичева.

Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм ветераннарны яклау, аларның гаиләләренә ярдәм итү һәм чик буе территорияләрендә хезмәт итүче сугышчыларга гумпомощь җибәрү мәсьәләләренә аерым тукталды.

Сергей Морозов хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салуда, хезмәт ияләренең хокукларын яклауда Татарстанның аерым ролен билгеләп үтте һәм республиканы башка регионнар өчен үрнәк итеп китерде. Татарстан Профсоюзлар федерациясе – Россиянең Бәйсез профсоюзлар федерациясе структурасында иң эре оешмаларның берсе, һәм республика предприятиеләренең хезмәткәрләр белән социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре илдә иң якланган һәм көчлеләрнең берсе санала. Профсоюз оешмалары вәкилләре белән очрашуда Россия парламентарие илнең технологик лидерлыгы кысаларында эш бирүчеләр һәм хезмәт коллективлары алдында торган бурычлар белән уртаклашты. Заманча инновацион һәм индустриаль үсешнең төп юнәлешләрендә Россиянең технологик суверенитетына һәм лидерлыгына ирешү бурычы Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан куелды, дип искәртте ул. Һәм шуның белән бәйле рәвештә «Бердәм Россия» «Үзеңнекен сайла» федераль партия проектын булдырды, аның координаторы итеп Сергей Морозов билгеләнде дә.

Сергей Морозов кадрлар кытлыгы темасына аерым тукталды. Депутат очрашуда катнашучыларны Татарстан предприятиеләренең хезмәт ресурсларын җәлеп итү, лаеклы ялга чыгучыларга үз эшләрен дәвам итү перспективасы, яшь кадрларны саклап калу буенча тәкъдимнәр сорады. Ул яшь белгечләргә социаль характердагы да, хезмәт ягыннан да һәрьяклап ярдәм алырга кирәклегенә игътибарны юнәлтте.

Ул шулай ук сәнәгать, фәнни-технологик сәясәткә кагылышлы законнар турында да искәртте – бу предприятиеләргә җитештерү күләме һәм хезмәт кертемнәре дәрәҗәсе буенча үсәргә мөмкинлек биргән. Сергей Морозов сөйләгәнчә, хәзер Дәүләт Думасында күп санлы закон проектлары җыелмасы бар, алар өстендә парламентарийлар көздән үк эшли башлаячак. 

"Татарстан профсоюзларының, Татарстан Республикасының «Кадрлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча зур эш тәҗрибәсе бар. Бу сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре өчен кадрлар әзерләү, уку үзәкләре эшен яңарту, кадрларны беркетү, остазлык, рационализаторлык, яңа практикалар кертү. Һәм монда без нәкъ менә беренчел-һөнәри оешмаларның, социаль партнерлыкның зур ролен күрәбез, монда коллектив килешүләрнең роле бик зур. Һәр коллектив шартнамәдә яшьләргә, хатын-кызларның хезмәтен саклауга, социаль хокукларга һәм хезмәткәрнең хәлен яхшыртучы гарантияләргә багышланган бүлек бар. Әлбәттә, болар барысы да хезмәт җитештерүчәнлегенә тәэсир итә", – дип нәтиҗә ясады очрашуга Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева.

Шулай ук Елена Кузьмичева хәзерге вакытта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетында «Хезмәт ветераны» исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында»Татарстан Республикасы Законын камилләштерүгә юнәлдерелгән республика закон проекты карауда булуын сөйләде.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International