Владимир Вавилов: «Татарстанда паллиатив ярдәм күрсәтү бик югары дәрәҗәдә оештырылган»

2025 елның 13 августы, чәршәмбе, 14:51

«Татар-информ»га Казан хоспислары пациентларының нинди шартларда яшәве, моның ничек тормышка ашырылуы һәм хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләрнең нинди булырга тиешлеге турында ТР Дәүләт Советы депутаты, лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итүче Анжела Вавилова исемендәге иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе башлыгы Владимир Вавилов сөйләде.

Казанда ике хосписка нигез салучы, Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов «Татар-информ» га «Наташа» хосписының ел ярым вакыттан соң ничек эшләве һәм аның командасының нинди уңышларга ирешүе турында сөйләде.

"Ел ярым эчендә зур юл үтелде һәм аз эшләнмәде. Беренчедән," Наташа " хосписында бердәм коллектив барлыкка килде. Хезмәткәрләрнең кайсыдыр эшләп карады да китте, ә калганнары моның гади генә эш түгеллеген аңладылар”,  – дип сөйләде Владимир Вавилов.

Аның әйтүенчә, хоспис хезмәткәрләре махсус миссия үти – алар кешеләргә бер дөньядан икенче дөньяга күчәргә ярдәм итә.

2024 елның языннан хосписта 800 пациентка ярдәм күрсәткәннәр. Бүген әлеге учреждениедә 62 кеше сыену тапкан. Анжела Вавилова фонды җитәкчесе белән интервью барган ярты сәгать эчендә учреждениегә дүрт яңа пациент килде. Аларны бик тиз, ыгы-зыгысыз кабул иттеләр.

"Башта хоспис 60 урынга планлаштырылган иде, ләкин мин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменә хат яздым, анда койка-урын өстәргә сорадым. Ул минем үтенечемә җавап бирде, һәм хәзер бездә 80 кеше урнаша ала", – диде Владимир Вавилов.

Хоспис территориясендә 1600 җимеш агачы утыртканнар.

Биредә яшәүчеләр тернәкләндерү залына йөри. Анда йөрүне имитацияли торган заманча аппаратлар тора. Йөри алмаучылар өчен яңадан атлау мөмкинлеген тою бик мөһим. Хосписта тозлы грот ачканнар,  янәшәдә генә релакс бүлмәсе урнашкан: хоспис карамагындагылар массаж кәнәфиләренә утыралар, фонтаннарга карыйлар һәм күңелне йомшарта торган музыка тыңлыйлар. Бина янында мини-гольф өчен мәйдан бар.

"Шунысы игътибарга лаек һәм уникаль – бу стоматолог кабинеты. Көнбатышта хосписка пациентны тешләрен дәваламыйча салмыйлар. Без бит стоматологик ярдәмне биредә күрсәтәбез. Дөньяда беркайда да мондый хәл юк",  –  дип белдерде Владимир Вавилов.

Хосписта пациентның туганнары һәм якыннары өчен азык-төлек блогы һәм кунакханә бар. Алар ике яки дүрт урынлы номерларда урнаша ала. Әгәр дә аларның берәрсе палатада булырга теләсә, хоспис хезмәткәрләре чиста урын-җир белән раскладушкалар әзерләячәк.

Владимир Вавилов шәхсән үзе «Татар-информ» өчен хоспис буйлап экскурсия үткәрде. Ул православие һәм мөселманнар өчен гыйбадәт кылу бүлмәләрен күрсәтте. Фонд башлыгы аңлатканча, биредә гыйбадәт кылулар уза, ә җирле чиркәүдә бервакыт хәтта никахлашу да узган.

«Бездә барысы да кешеләр өчен эшләнә – монда башкача ярамый. Бала олыларның хис-кичерешләрен ничек тоя, шулай ук бездә тәрбияләнүчеләр – өлкән кешеләр –  үзләренә ничек карауларны тоя",  –  дип сөйләде Владимир Вавилов.

Владимир Вавилов пансионат ачу планнары белән уртаклашты. Ул «Наташа» хосписы янында ук урнашыр дип уйланыла.

Академик Королев урамында Владимир Вавилов төзегән балалар хосписы да үз эшен дәвам итә. Анда инде барысы да күптән җайга салынган һәм сәгать кебек эшли. Сүз уңаеннан, анда соңыннан «Наташа» хосписына эшләргә килүчеләр дә стажировка уза.

"Каравылчыдан алып җитәкчегә кадәр, без барыбыз да – психологлар. Безнең максат – пациентлар үзләрен ташландык һәм ялгыз хис итмәсеннәр, кайгыртучанлык тойсыннар һәм нормаль шартларда яшәсеннәр өчен эшләү. Төп момент – авырту булмау һәм үзеңне яхшы хис итү», – дип белдерде Владимир Вавилов.

Владимир Вавилов ассызыклаганча, паллиатив ярдәм – дәвалап булмый торган авыруларга күрсәтелә торган  ярдәм, – Татарстанда бик югары дәрәҗәдә оештырылган. Республиканың иң эре медицина учреждениеләрендә һәм барлык үзәк район хастаханәләрендә паллиатив хезмәт кабинетлары ачылган.

"Пациентлар күчмә һәм стационар паллиатив ярдәм белән тәэмин ителгән. Ихтыяҗ арта, ләкин беркем дә беркемне дә ташламый, мохтаҗларның барысы да ярдәмсез калмаячак. Без Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән хезмәттәшлек итәбез һәм, Татарстанның ерак төбәкләрендә ялгыз кеше булса да, беркемне дә кертмибез», – дип билгеләде Анжела Вавилова исемендәге фонд башлыгы.

Владимир Вавилов билгеләп үткәнчә, паллиатив ярдәмне финанслауда республика җитәкчелеге гаять зур ярдәм күрсәтте һәм күрсәтә.

"Мин Дәүләт Советында бик зур рәхмәтле. Парламенттагы коллегаларым һәрвакыт ярдәм итәргә әзерләр,  барлык үтенечләрне үтиләр, мин беркайчан да "юк"дигәнне ишетмим. Безнең Рәис турында аерым әйтергә кирәк. Һәр очрашуда Рөстәм Нургалиевич килеп, фонд эшенең ничек баруын сорый», – дип сөйләде Владимир Вавилов.

 Аның әйтүенчә, Рөстәм Миңнеханов ике хоспис төзелешен дә шәхсән үзе контрольдә тоткан. "Россиянең башка төбәкләрендә паллиатив ярдәм белән шөгыльләнүчеләр бездән көнләшә. Алар: "Сезгә җитәкчелек һәм аның эшкә мөнәсәбәте белән бәхет елмайды", – диләр. Мин аларга: "Әйе, менә шундый Рәис", – дип җавап бирәм",  –  дип уртаклашты Владимир Вавилов.

"Наташа" хосписында СВО сугышчылары өчен бүлек бар, һәм ул эшли. “Без сугышчыларны тернәкләндерү потенциалына җиткергән очраклар да булды, һәм ул вакытта аларны Казанның 7 нче хастаханәсенә дәваланырга алып китәләр иде", – дип сөйләде Владимир Вавилов.

Фонд башлыгы үзе дә махсус хәрби операция зонасында еш була. Ул фронтка кирәкле барлык әйберләр – автомобильләр, мотоцикллар, медикаментлар илтә.

"Кагыйдә буларак, без сугышчан орыну линиясендә ун көн чамасы торабыз. Форма буенча киенгәнбез һәм корал белән йөрибез. Бервакыт диверсия-разведка төркеменә килеп чыктык, атарга туры килде", – дип сөйләде Владимир Вавилов.

Бүген Россия өчен авыр тема булып мошенниклык тора, фонд исеменнән дә баерга тырышалар. Владимир Вавилов аферистларның хәйләләренә бирешмәскә чакырды һәм Анжела Вавилова фондының беркайчан да шәһәр урамнарына хәйриячелеккә акча җыю өчен кемне дә булса чыгармавын әйтте.

Быел Вавиловның хәйрия фондына инде 22 ел тула. Аның тарихы лимфобласт лейкозы белән интеккән кызы Анжеланың үлеме белән башлана. Ул чагында баланың газапларын җиңеләйтү чарасы булмый. Бала югалту кайгысын кичергән әти кешедә хәйрия фонды булдыру идеясе барлыкка килә. Ике дистә ел эчендә ул Татарстанда паллиатив ярдәмне үстерә һәм ике хоспис төзи алган. Паллиатив хезмәт кабинетлары ачыла, аларда республикада яшәүче меңләгән кешегә ярдәм күрсәтелә. Фонд сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итә, аларга реабилитация чаралары бирә һәм абилитация күрсәтә.

Бүген Владимир Вавилов кешеләр сиңа ышансын өчен, гади кешеләрнең хәйрия фондларына ярдәме туктатылмасын өчен, ничек эшләргә кирәк дигән сорауга җавапны төгәл белә.

"Кешеләр синең хезмәтеңне күрерлек итеп эшләргә кирәк, шуннан соң гына алар сиңа ярдәм итәрләр. Хәйрияченең конкрет максатлары, акланган керемнәре һәм чыгымнары һәм бер генә меркантиль фикере дә булырга тиеш түгел. Ачыклык һәм намуслылык – менә кешеләрнең ышанычына ачкычлар".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International