Рәсим Баксиков һәм Сәрия Сабурская Самара өлкәсендә Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучылар белән очрашты

2025 елның 18 августы, дүшәмбе, 20:27

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Самара өлкәсендә Татарстаннан чакырылган егетләр хезмәт итә торган хәрби частьләрдә булдылар. Мондый очрашулар 2011 елдан алып үткәрелә,  алар республика егетләренең  хезмәт итү шартларын бәяләргә мөмкинлек бирә.

Быел сәфәр «Геройлар вакыты» федераль программасы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча уза. Делегация составында – Дәүләт Советы депутаты, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков һәм Самара өлкәсендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Елена Лапушкина.

«Хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм часть командованиесе белән очраштык, егетләр белән аралаштык, аларның хезмәт шартлары белән таныштык. Бүлектә тиешле шартлар тудырылган, заманча медицина үзәге, шул исәптән стоматолог кабинеты эшли», – дип сөйләде Сәрия Сабурская.

Искәртәбез, Татарстанда Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Батырлар» программасы гамәлгә ашырыла. Ул махсус хәрби операция ветераннарына дәүләт идарәсендә карьера төзергә ярдәм итә.

Махсус хәрби операция ветераннары һәм СВОда катнашучылар өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары»  республика программасы эшли башлавын 18 февральдә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан иткән иде. 30 мартта «Батырлар. Татарстан Геройлары»  программасының беренче этабы төгәлләнде,  барлыгы 1604 гариза бирелгән. Аларның күбесе Татарстаннан, әмма Россия Федерациясенең 33 төбәгеннән 104 гариза кергән.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International