Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

2025 елның 20 августы, чәршәмбе, 20:31

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүнең Новокузнецкая урамындагы скверда урнашкан бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантаналы чара Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында узды. 

Чәчәкләр салу тантанасы инде ел саен үткәрелә торган традициягә әйләнде. Россия башкаласында татар мәдәнияте классигы һәйкәле 2011 елда, шагыйрьнең туган көнендә - 26 апрельдә ачылган. Ул Замоскворечьеда - элеккеге Татар бистәсендә урнаштырылган. 

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрен оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп, Фәрит Мөхәммәтшин мондый чараларның ике төбәкнең дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуын ассызыклады. 

"Мин Мәскәүдә яшәгән татарларның бер-берсе белән элемтәсен югалтмавына һәм шулай аралашып яшәвенә бик шат", - дип билгеләп үтте парламент башлыгы. 

Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, күпмилләтле Татарстанда 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши. "Һәр халык үз туган телен һәм мәдәниятен саклап калырга тели, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе, - һәм без моның өчен барлык шартларны да тудырабыз. Татарстанда ике дәүләт теле - рус һәм татар теле, шулай ук чуваш, мордва, мари һәм башка телләрне өйрәнәләр.  Халыкның үз телен, гореф-гадәтләрен киләчәк буынга җиткерү теләге - Россиянең көче һәм илебезнең киләчәгенә ышаныч. Алга таба да дус һәм бердәм булып яшәячәкбез". 

Искәртәбез, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә, ул Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында чараларда катнаша. Бүген Татар мәдәни үзәгендә язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевне искә алуга багышланган музыкаль-әдәби кичә узачак. Иртәгә Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре республиканың сәнгать осталарының Мәскәү халыкара музыка йортында узачак зур концерты белән тәмамлана.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International