Фәрит Мөхәммәтшин «Балалар илне рәсемгә төшерә» конкурсында җиңүчеләрне котлады

2025 елның 23 августы, шимбә, 13:29

Бүген Казанда «Балалар илне рәсемгә төшерә» республика телевизион конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Быел ул «Бердәм Россия» партия проекты кысаларында унтугызынчы мәртәбә уздырылды. Республиканың төрле районнарыннан 8-12 яшьлек 16 укучы лауреат булды. Балаларны конкурста җиңүләре белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

«Бу искиткеч конкурс Татарстанда партия оешмасында барлыкка килде һәм киң җәмәгатьчелек  – ата - аналар, педагоглар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре тарафыннан хупланды, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Конкурска ихтыяҗ зур, быел анда республиканың 10 меңнән артык укучысы катнашкан, һәм бу, минемчә, әле  чик түгел».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, «Бердәм Россия», парламент күпчелеге партиясе буларак, илдә һәм республикада яшәүче кешеләр, шул исәптән балалар белән эшләүнең төрле аспектларына зур игътибар бирә. «Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының үсеп килүче буын белән актив эшләвенә тагын бер кат инандым, патриотик тәрбияләүгә, аның героик  сәхифәләрен – Бөек Ватан сугышында катнашучылардан алып махсус хәрби операция геройларына кадәр өйрәнүгә аерым басым ясала, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Балаларыбыз киләчәктә дә мәктәп елларында салынган игелекле хәтер, хезмәт кешеләренә, Ватанны саклаучыларга хөрмәт принципларына таянып эш итәрләр дип ышанам. Кайда гына яшәсәләр дә, татарстанлылар һәрвакыт үз хезмәтләре белән Ватанны данлыйлар һәм туган Татарстан абруена хезмәт итәләр». 

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, Татарстан үзенең күп тармаклы икътисады белән социаль-икътисадый үсешнең күп юнәлешләре буенча ышанычлы алда бара. Республикада шәһәрләребезнең һәм районнарыбызның йөзен яхшы якка үзгәртә торган күп кенә республика программалары һәм проектлары гамәлгә ашырыла. «Болар барысы да Татарстанның уңышлы эшләве турында сөйли. Һәм сез яхшы укыгыз, белем алыгыз һәм һөнәр үзләштерегез, сезне безнең республика предприятиеләрендә көтәләр», – дип мөрәҗәгать итте ул укучыларга.

Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде. Бу номинациядә өченче урынны Балык Бистәсе укучысы Азалия Кәримова һәм Алексеевск районыннан Дарьяна Сәгъдиева алдылар. Икенче урын Кукмара районыннан Никита Алексеевка бирелде. Беренче урында – Нурлат районыннан Арина Куликова.

Шулай ук быел укучылар үзләренең рәсемнәрен «Россия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елы» һәм «Без – имин юллар өчен»темаларына ясаганнар.

Конкурсның эксперт советы рәистәше Валентина Липужина билгеләп үткәнчә, елдан-ел эшләрнең сыйфаты яхшыра.  «Безгә җиңүчеләрне сайлап алу бик кыен, – дип белдерде ул, –  ел саен без бер җиңүчене өстибез,  кызыклы эшләр бик күп».

Валентина Липужина балаларга, ата-аналарга һәм педагогларга конкурста актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең барыгыз да бөек рәссам булмаячак, әлбәттә, иң мөһиме – сез яхшы кешеләр булыгыз, Ватаныгызны, туган Татарстаныбызны, илебезне яратыгыз!», –  дип мөрәҗәгать итте ул җиңүчеләргә.   

Ел саен конкурсның иң мөһим номинацияләренең берсе –  юл хәрәкәте иминлеге тематикасы. «Әгәр балалар юлда үз-үзләрен дөрес тотуны рәсемгә төшерә икән,  алар беркайчан да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаячак», – диде «Балалар илне рәсемгә төшерә» партия проекты кураторы, «Бердәм Росси» бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк сәяси советы әгъзасы, «Татарстан» ДТРК телепрограммаларын алып баручы Дмитрий Второв.

Профилактика эшенең әһәмияте турында «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ директоры, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов та сөйләде. «Эшнең мондый формасы бик нәтиҗәле, – дип басым ясады ул. – Алай гына да түгел, нәкъ менә балалар еш кына ата-аналарны юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска өйрәтә. Без бүген бәяли торган рәсемнәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә юнәлдерелгән».

«Балалар илне рәсемгә төшерә» конкурсы 17 марттан  9 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән үткәрелде. Финалга 10 мең эшнең 352се үтте. Быел конкурста иң яшь катнашучысы Казанның 3 нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы, биш яшьлек Устин Некрасов  иде. Яшь талантка «Бердәм Россия» партиясенең махсус бүләге тапшырылды.

«Конкурсның исеме бик яхшы  – «Балалар илне рәсемгә төшерә», – дип ассызыклады «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин. – Илебез зур һәм бөек, һәм сез, кадерле җиңүчеләр, үзегезнең искиткеч эшләрегез белән аны тагын да матуррак итәсез».

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында шулай ук ТР буенча ЭЭМ ДАИ идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Дамир Бикмөхәммәтов һәм «Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыймалтдинов катнашты. 

Бүләкләү тантанасы Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көненә  –  илебездә 22 августта билгеләп үтелә торган дәүләт бәйрәменә багышланган иде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International