Казанда Туфан Миңнуллинга мемориаль такта ачтылар

2025 елның 30 августы, шимбә, 14:24

Бүген, Татарстан Республикасы көнендә, Казанда танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, күренекле драматург, прозаик һәм публицист, XII чакырылыш Татарстан АССР Верховный Советы һәм I – IV чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллинга мемориаль такта ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика парламенты депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, җәмәгатьчелек вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре, шулай ук Туфан Миңнуллинның туганнары һәм якыннары катнашты.

«Туфан Миңнуллин татар әдәбияты һәм сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхес, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Ул һәркем күңелендә тирән эз калдырды. Минем өчен ул бер җөмләдә зур фикерне җиткерә алу осталыгына ия булган кеше. Без аны гел истә тотабыз һәм тотачакбыз».

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Туфан Миңнуллинның иҗади мирасы, Россиянең һәм элеккеге СССР илләренең күп кенә театрларында саклануын әйтте.  “Туфан Миңнуллинны без әлбәттә зур әдип, остаз буларак кына искә алмыйбыз, ул һәрвакыт милләт, әдәбият язмышы белән янып яшәде. Әдәбиятның киләчәге турында һәрвакыт борчылды, - диде Ркаил Зәйдулла тантанага килүчеләр алдында чыгыш ясаганда. - Туфан абый рухың шат булсын. Без синең юлдан барырга, синең хыялларыңны томышка ашырырга тырышабыз”.

Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина Татарстан җитәкчелегенә, Татарстан Дәүләт Советы, Татарстан язучылар берлегенә, һәм шушы йортта яшәүчеләргә истәлек тактасын куйдыруда ярдәм күрсәтүләре өчен зур рәхмәт белдерде. «Безнең гаилә өчен бүген бик тә күңелле хәл. Минем әти белән әни шушы йортта 2001 дән алып 2012 елга кадәр яшәделәр. Бу аларның бик куанычлы, бәхетле, иҗатта актив еллары иде”,  — диде Әлфия Миңнуллина.  

Журналистлар белән аралашканда Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге тантананы дулкынландыргыч һәм көтеп алынган дип атады. “Республика көнендә мәшһүр шәхесләребезнең истәлеген мәңгеләштерү традициягә әйләнде. Алар үз хезмәтләре белән Татарстанның үсеше өчен зур өлеш кертүчеләр, республикабызның бүгенгесе һәм киләчәгенең фундаменты булып торалар”.      

Мемориаль тактаны Миңнуллиннар гаиләсе 2001 елдан 2012 елга кадәр яшәгән Толстой урамындагы 16а йорты фасадына урнаштырдылар.  

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында республиканың Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында туа. 1961-1964 елларда Мәскәүдә М.С. Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлаганнан соң Минзәлә театрында актер булып эшли, бер үк вакытта драма әсәрләре дә яза. 1962 елда Минзәлә театрында аның «Безнең авыл кешеләре» комедиясе куела. Шул ук елны Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында «Азат» әкият-пьесасы куела. Соңрак аның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы Камал театрының визит карточкасына әйләнә.  Туфан Миңнуллин чыннан да халык язучысы, милләт рухын чагылдыручы, татарстанлылар өчен рухи-әхлакый маяк иде.

1985 елда Туфан Миңнуллин ТАССР Верховный Советы депутаты, 1995-2009 елларда ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары була. Социаль-сәяси үзгәрешләрнең катлаулы чорында ул үзенең эшчәнлеген татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә багышлый. Республика парламентында күп еллар эшләү Туфан Габдулла улы өчен «халык сайлап куйган» статусының чын чакыру булуын күрсәтте, чөнки ул кешеләргә хезмәт итүне үзенең төп бурычы итеп саный иде.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International