Дәүләт Советы Конституциягә үзгәрешләр кертү турында федераль законны хуплады

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе, 13:00

Дәүләт Советы «Гавами хакимиятне оештыруның һәм аның эшчәнлегенең аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында» Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турындагы федераль законны хуплады. 78 депутат  яклап тавыш бирде, , 1 депутат  - "каршы", 7 депутат - "тоткарланды".

Дәүләт Думасы узган чәршәмбе көнне Конституциягә төзәтмәләр турында закон проектын кабул итте, шул ук көнне закон проекты Федерация Советы утырышында сенаторлар тарафыннан хупланды һәм төбәкләргә җибәрелде. Документ  РФ субъектлары закон чыгару органнарының  2/3  тарафыннан хупланса, Россия Президенты үз көченә кермәгән нигезләмәләрне тикшерү өчен Конституция судына мөрәҗәгать  итәчәк. Уңай хәл ителгән очракта, 22 апрельдә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча бөтенроссия тавыш бирүе үткәреләчәк. Әгәр Россия гражданнары төзәтмәләрне хупласа, дәүләт башлыгы Конституцияне аңа кертелгән төзәтмәләр белән рәсми бастырып чыгару турында һәм аларның үз көченә керү датасын күрсәтеп, указ чыгара.

Илнең Төп законының төп принциплары һәм кыйммәтләре үзгәрешсез калды. Конституциягә төзәтмәләр турындагы закон парламент вәкаләтләрен киңәйтә, югары вазыйфаи затлар өчен чикләүләр кертә, шулай ук ике президентлык срогын күздә тота, әмма төзәтмәләр үз көченә кергәннән соң дәүләтнең гамәлдәге башлыгы президент постына яңадан сайланырга мөмкин. Моннан тыш, Төп законда Россиядә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк була алмавы, социаль пособиеләр һәм пенсияләр индексациясе гарантияләнә дип теркәләчәк.

"Закон гади түгел, әмма ул илнең киләчәк үсеш векторы уңаеннан гражданлык җәмгыятенең,  партияләрнең төрле фикерләрен киң чагылдыра, - дип басым ясады Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, депутатларга законны тәкъдим итеп, - кертелә торган  төзәтмәләрнең мәгънәсе – Россиянең хокукый, социаль дәүләт буларак үсешен тәэмин итү, ил институтлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру".

Альберт Хәбибуллин төзәтмәләр турында фикер алышуга киң җәмәгатьчелек җәлеп ителүен искәртте. Дәүләт Советына һәм шәхсән парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына әлеге процессларга битараф булмаган сайлаучылардан дистәләгән мөрәҗәгатьдәр килгән.

Төзәтмәләр турындагы закон белән Россия Федерациясе Конституциясенең өченче бүлегеннән сигезенче бүлегенә кадәр  41 статьяга үзгәрешләр кертелгән. Моннан тыш, Конституциягә яңа биш статья өстәргә тәкъдим ителә. Профиль комитет башлыгы Федераль Җыен кабул иткән төзәтмәләрнең асылын тагын бер кат искә төшерде һәм хезмәттәшләренең игътибарын күп кенә статьяларның  гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертүен, шулай ук яңа база законнарын кабул итүне күздә тотуына юнәлтте (барлыгы 40 ка якын). «Шуңа бәйле рәвештә, алга таба безгә, закон чыгару инициативасының барлык субъектларына, Конституциянең кабул ителгән нормаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән һәр закон проектын карауга игътибар белән якын килергә кирәк», - дип саный Альберт Хәбибуллин.

Ул шулай ук федераль закон бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды һәм хупланды, дип белдерде.

Депутат Алексей Созинов, "Бердәм Россия" фракциясе исеменнән чыгыш ясап, төп игътибарны акцентны социаль блоктагы төзәтмәләргә бирде. " Россия - социаль дәүләт дигән формулировка яңа, тагын да төгәлрәк эчтәлек белән тулыландырыла", - дип басым ясады ул. Алексей Созинов билгеләп үткәнчә, бүген ил өчен төп социаль куркыныч - ярлылык, шуңа күрә нәкъ менә социаль төзәтмәләр блогы, аларның күбесе гади гражданнар һәм төбәк вәкилләре тарафыннан тәкүдим ителгән, уңай бәягә ия. Тавыш биргәндә Алексей Созинов төп медицина принцибы белән файдаланырга чакырды - "Зыян итмә". Ул шулай ук Россия Президентына "безнең конституцион куркуларны чагылдырган" мөрәҗәгать белән чыгарга тәкъдим итте. Алексей Созинов фракция утырышында төзәтмәләр турында закон буенча консолидацияләнгән тавыш бирү турындагы карар кабул ителүен хәбәр итте.

"Конституция - сәяси система нигезе, халык һәм хакимият арасында үзенчәлекле килешү", - дип ассызыклады КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов. Ул билгеләп үткәнчә, Коммунистлар партиясе 180 төзәтмә керткән, шуларның 15е, парламент фракциясе лидеры фикеренчә, - аеруча мөһим. Коммунистлар табигать байлыкларны халыка кайтару төп мәсьәлә дип дип саный. "Җир асты байлыклары халыкныкы булырга тиеш", - дип басым ясады Хафиз Миргалимов. Оппозиция фракциясе вәкилләре Валентина Терешкованың  президент срокларын яңарту турында төзәтмәләрен хупламады. Тел мәсьәләсендә КПРФ парламент фракциясе бердәм россиялеләр белән теләктәш булып чыкты: «Илебездә яшәүче милләтләрнең тигезлеге гарантияләрен бернинди төзәтмәләр дә юкка чыгарырга тиеш түгел», - диде Хафиз Миргалимов.

ТНВ депутат төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов  бүген курс алмашынуы түгел, бәлки  Конституциягә төзәтмәләр кертелүенә игътибарны юнәлтте. "Без барыбыз да вакыт эчендә яшибез, ә вакыт үзгәрә, без дә үзгәрәбез. Конституциягә дә замана чынбарлыгы нигезендә төзәтмәләр кертергә кирәк - диде ул, - ышанам, яңартылган Конституция Россия халыкларын берләштерәчәк, Төп законны яңартуның әһәмияте дә шунда. Кабул ителгән төзәтмәләрне үтәүдә катгый контроль урнаштырырга кирәк дип саныйм".

"Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү вакыйгасы киң җәмәгатьчелекне дә, аеруча 22 милли республика халкын да битараф калдырмаган дип уйлыйм", – диде депутат Рамил Төхвәтуллин. Парламентарий  Конституциянең 68  матдәсенә аерым тукталды. "Дөрес, бер яктан, Конституциядә төп гарантияләр сакланган кебек. Ягъни, республикаларның Россиянең дәүләт теле белән беррәттән, үз дәүләт телләрен билгеләү хокукы, халыкларның туган телләрен саклау, өйрәнү, үстерү мөмкинлеге дә теркәлгән, – диде ул, – шул ук вакытта,  Конституциягә рус телен дәүләт барлыкка китерүче халыкның теле дип кертү, рус халкын һәм рус телен Россиядә яшәүче башка милләтләрдән өстенрәк кую булып чыга".

Рамил Төхвәтуллин Россиядә 193 милләт вәкиле яшәвен, аларның 277 телдә, шул исәптән диалектларда аралашуын искәртте. "Россия  халкын 82 процент рус милләте тәшкил итә, илнең дә төп дәүләт теле рус теле булу  – табигый хәл. Шулай да, Россиянең иң югары норматив-хокукый актына бер халыкка гына, бер телгә генә аерым сәяси статус бирү һич дә гадел эш түгел дип саныйм", – дип искәртте депутат.

Ркаил Зәйдуллин:"Беренче нәүбәттә федераль мөнәсәбәтләргә кагылышлы төзәтмәләр  игътибарымны аеруча җәлеп итте. Бу җәһәттән ул өлкәдә мин аңлап бетермәгән, төзәтмәләрнең максатына төшенеп булмый торган мәддәләр дә бар. Мәсәлән, 3 Бүлекнең 67 маддәсе. Анда болай язылган: “Россия Федерациясе территориясендә федераль законга ярашлы рәвештә федераль территорияләр булдырылырга мөмкин. Миңа бу аңлашылмый. Россия Федерациясенең бөтен территориясе федераль территория түгелмени? Әгәр дә берәр төбәкне Үзәк өчен аерата әһәмиятле дип табалар икән, аны республикадан яки өлкәдән аерып алып, үзенә бер федераль территория дип игълан итү мөмкинлеге калдырмыймы бу маддә?" – дип белдерде.

Депутат  "дөньяви дәүләт Конституциясенә дини мотивларны кертү урынлымы? " дигән сорауны да куйды.  "Аллага ышану, дин тоту һәркемнең вөҗдан эше, аны инде 21 гасырда документка теркәп яисә кычкырып йөрмиләр. Без Аллага ышанучыны да, ышанмаучыны да шәхесенә карап бәяләргә, хөрмәт итәргә тиеш, кеше вөҗданына тыкшыну башкалар эше түгел. Минемчә, әлеге маддә моңа урын калдыра", – диде ул.

Тел проблемасы турында бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә сөйләде. "Тел мәсьәләсен югары дәрәҗәгә күтәрергә кирәк, - дип саный Минтимер Шәймиев, - кайвакыт бу мәсьәләне сузу өчен федераль структуралар тарафыннан махсус каршылык тудырылганмы әллә дип уйлыйсың. Әйе, мәсьәлә  гади түгел. Туган телләрендә укыту хәзер Конституция тарафыннан гарантияләнәчәк, һәм без моннан файдаланырга тиеш". Минтимер Шәймиев депутатларның Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итү тәкъдимен хуплады.

"Парламент - закон чыгару органы, сез безнең халык тарафыннан сайландыгыз, сез – халык  тавышы", - дип мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймиев депутатларга туган телләрне саклау һәм үстерү, укыту методикасын камилләштерү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче даими эшләүче комиссия төзергә тәкъдим итте. "Тел мәсьәләсендә ныклы килешүләр кирәк. Ә моның өчен сөйләшүләр өстәле янына утырырга кирәк ", - диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов комиссия төзү идеясен хуплады һәм, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән килештереп, аны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка җитәкләргә тәкъдим итте. "Безгә бу юлны ахырга кадәр үтәргә кирәк, һәм без моны эшләячәкбез", - дип басым ясады республика башлыгы һәм парламентарийларга төзәтмәләр турындагы федераль закон буенча җентекле  фикер алышулары өчен рәхмәт белдерде.

Дәүләт Советы Рәисе, эшче төркем әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин: "Конституциягә төзәтмәләр кертү турындагы Федераль Собрание тарафыннан кабул ителгән закон яшәүгә хаклы һәм аны бөтен Россия тавыш бирүенә чыгарырга мөмкин, - дип бәя бирде, - эш төркеме кысаларында бәхәсләр күп булды, радикаль тәкъдимнәр дә кертелде, әмма нәтиҗәдә хупланган законнан мондый нигезләмәләр алынды. Безнең өчен Төп законның дәвамчанлыгын саклап калу бик мөһим".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International