«Бердәм Россия» Казан башлыгы вазыйфасына Илсур Метшин кандидатурасын кертте

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе, 16:36

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXXVIII конференциясенең икенче этабы 19 сентябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты бинасында узачак. Мондый карар бүген Төбәк сәяси советы Президиумы утырышында кабул ителде. Республика бердәмроссиялеләре сайлау кампаниясенә йомгак ясарга, шулай ук сәяси совет һәм аның Президиумы ротациясен үткәрергә планлаштыралар. Моннан тыш, бүген утырышта  сәяси совет Президиумы әгъзалары Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы вазыйфасына кандидатура буенча тәкъдим керттеләр һәм 14 сентябрьдә булачак Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында партиядән күзәтүчеләрне билгеләделәр. Төбәк сәяси советы Президиумы утырышын Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

«Март аенда җирле үзидарә турында республика законына 2025 елның 28 февралендә имзаланган төзәтмәләр үз көченә керде, – дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. – Гомуми муниципаль реформаның бер өлеше булган әлеге үзгәрешләр җирле әһәмияттәге мәсьәләләргә кагыла һәм республикада җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле моделен саклап калырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, төзәтмәләр нигезендә, хәзер Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы шәһәрнең вәкиллекле органы тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан сайлана».

28 августта республикада Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы вазыйфасына кандидатуралар турындагы тәкъдимнәрне алдан карау буенча комиссия төзелде һәм 2025 елның 2 сентябреннән 10 сентябренә кадәр шундый тәкъдимнәр кертү хокукына ия субъектлардан әлеге вазыйфага кандидатуралар буенча тәкъдимнәр җыю игълан ителде.

Шул ук Указ белән кандидатларны алдан карау һәм тәкъдим итү тәртибе расланды. Аерым алганда, кандидатуралар турында тәкъдимнәрне сәяси партияләр, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе кертергә хокуклы. Пассив сайлау хокукына чикләүләре булмаган граждан кандидат була ала.

Төбәк сәяси советы Президиумы Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы вазыйфасына Илсур Метшин кандидатурасын кертте. Бүген кабул ителгән карар килештерү өчен партиянең Генераль советы Президиумына җибәрелде.

Бүген Төбәк сәяси советы Президиумы әгъзалары «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларны уздырганда территориаль һәм участок сайлау комиссияләренә күзәтүчеләр билгеләделәр. Бу сайлау процессын тагын да легитимрак һәм үтә күренмәле итәчәк, дип ассызыкладылар политсовет Президиумы әгъзасын.

Алда торган сайлаулар турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин партия активын аңлату эшен көчәйтергә чакырды.  «Безгә Татарстан Республикасы Рәисен сайларга һәм җирле советлар составын яңартырга, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарыннан 7,5 меңнән артык депутат сайларга кирәк булачак, – дип искәртте республика парламенты башлыгы. – Республика алдында торган мәсьәләләрне хәл итүгә җаваплы карарга, Татарстанның алга таба үсешенә ярдәм итәргә әзер булган актив кешеләрне җәлеп итү бик мөһим», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Утырышта махсус операция зонасындагы хәрбиләргә һәм Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм оештыру мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Фәрит Мөхәммәтшин партия активына, республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләренә, предприятие һәм оешмаларга, битараф булмаган барлык татарстанлыларга гуманитар колонналарны оештыруда, озатуда ярдәм иткәннәре өчен аерым рәхмәт белдерде. «Без даими рәвештә элемтәдә торабыз, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин, – партиянең Татарстан төбәк бүлеге 4 мең тоннага якын ярдәм җибәрде инде».

«Татарстан бердәмроссиялеләре беренчеләрдән булып яңа территорияләрдә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү буенча зур эш башлады. Татарстаннан яңа төбәкләргә иң беренче колонна 2022 елның 1 мартында китте. Аннары зур эшнең икенче этабы башланды, Татарстан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен шефлыкка алды. Ул чакта шәһәр урамнарында кеше юк иде, бары тик танклар гына йөри иде. Анда иң кирәклесе – азык-төлек һәм эчә торган су белән булды. Без ярдәм итәргә риза булган йөк машиналарын, машина йөртүчеләрне эзләдек. Һәм ул вакытта безгә ике транспорт компаниясе ярдәм итте – без бу эшне кулга-кул тотынып инде берничә ел дәвам итәбез. Бүген без бу компанияләрнең вәкилләрен, безнең белән бергә гуманитар миссияне башкаручы кешеләрне чакырдык», - дип сөйләде Марат Сәмигуллин.

Бүген Президиум утырышында «Бердәм Россия» эгидасы астында гуманитар колонналарны китерүдә ярдәм итүче кешеләрнең хезмәтен билгеләп үттеләр. Алар арасында – транспорт предприятиеләре җитәкчеләре, машина йөртүчеләр, шәхси эшмәкәрләр, партиянең җирле бүлекчәләре җитәкчеләре.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International