Фәрит Мөхәммәтшин махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары кубогы җиңүчеләренә: «Сезнең үҗәтлегегез һәм сынмас холкыгыз – үсеп килүче буын өчен чын үрнәк»

2025 елның 5 сентябре, җомга, 17:26

Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында махсус хәрби операция  ветераннары һәм катнашучылары арасында Татарстан Республикасы Рәисе спорт кубогын ябу тантанасы булды. Ярышларның финал этабында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Рәисе, парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, ветераннар һәм СВО катнашучылары арасында спорт кубогы быел беренче мәртәбә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелә. "Әлеге кубокны оештыру һәм уздыру аның махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында кирәклеген күрсәтте, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Бүгенге җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы – үз теләкләре белән Ватаныбызны якларга карар кылган егет-кызларга хөрмәт күрсәтү һәм рәхмәтләр белдерү өчен тагын бер мөмкинлек».

Фәрит Мөхәммәтшин ярышларда катнашучыларга көрәш кырында гына түгел, спорт аренасында да җиңүгә омтылышлары өчен рәхмәт белдерде. Парламент җитәкчесе ассызыклаганча, Татарстанда махсус хәрби операциядә  катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысы да эшләнә, федераль һәм республика программалары гамәлгә ашырыла. «Безнең республиканың дәүләт хакимияте органнары, шәһәр һәм районнардагы муниципаль хакимиятләр махсус хәрби операция  уздыру зонасындагы сугышчыларга да, туган якларга кайтучыларга да һәрьяклап ярдәм итү өчен барлык чараларны күрәләр, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.  –  Сез – чын геройлар, шуңа күрә сезгә аерым мөнәсәбәт, ә республика Хөкүмәте сезгә барлык игелекле эшләрегездә һәм башлангычларыгызда – укуда һәм эшкә урнаштыруда, дәвалануда һәм тернәкләндерүдә ярдәм итү мөмкинлеге таба, шулай ук хәрбиләрнең гаиләләренә дә ярдәм итә. Сезнең үҗәтлегегез һәм сынмас холкыгыз  – үсеп килүче буын өчен чын үрнәк».

Махсус хәрби операция  ветераннары һәм катнашучылары арасында Татарстан Республикасы Рәисе спорт кубогын уздыру кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин утырып уйнала торган волейбол һәм волейбол ярышларында җиңүчеләргә медальләр һәм кубоклар тапшырды. Парламент җитәкчесе барысын да лаеклы җиңүләре белән котлады. 

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук 17 августта Казанда «Спорт сарае» ДБУ базасында Татарстан Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе һәм Марий Эл Республикасы җыелма командалары катнашында узган следж-хоккей буенча «Өчлек турниры» призеры булган командага бүләкләр тапшырды.

Казанда 4-5 сентябрьдә махсус хәрби операция  ветераннары һәм катнашучылары арасында Татарстан Республикасы Рәисе кубогы финалы узды. Спортның төрле төрләре буенча ярышлар июль-август айларында узды, аларда Татарстанның 36 муниципаль районыннан 200 гә якын спортчы катнашты. Финалда катнашучылар сигез дисциплинада көч сынаштылар: волейбол, утырып уйнала торган волейбол (инвалид ветераннар өчен), мини-футбол, кул көрәштерү, өстәл теннисы, ядрә белән ату, йөзү, нарда.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International