Фәрит Мөхәммәтшин Росгвардиянең махсус билгеләнештәге хәрби хезмәткәрләренә: «Жуков ордены – Ватанны саклаудагы казанышларыгызга югары бәя»

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе, 15:12

Росгвардиянең Идел буе округындагы «Барс» махсус билгеләнештәге отрядның шәхси составына Жуков ордены тапшырылды. Тантаналы чара хәрби часть бинасында узды. Тантанада статс-секретарь – Россия милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәте директоры урынбасары – Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләре башкомандующие генерал-полковник Олег Плохой,  ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләренең Жуков орденлы Идел буе округы командующие генерал-полковник Сергей Просяник, Росгвардиянең территориаль идарәсе башлыгы полиция генерал-лейтенанты Рөстәм Гомәров, Россия Герое генерал-майор Руслан Гарифуллин, Россия Герое генерал-майор Сергей Хәйрединов һәм Россия Герое майор Андрей Филоненко, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, хәрби хезмәткәрләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар, көч структуралары вәкилләре һәм руханилар катнашты. 

Тантаналы чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Олег Плохой билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән башлап бүгенге көнгә кадәр отряд дошман белән көрәштә батырлык, бердәмлек, дисциплина үрнәген күрсәтә. «Бүген без данлыклы коллективны бүләклибез һәм һәр хәрби хезмәткәрнең Украина нацизмын җиңүгә керткән өлешен хөрмәтлибез, – дип басым ясады генерал-полковник Олег Плохой. – Югары бүләкне тапшырганда, ышаныч белән шуны әйтә алам, бу  аларның башкарган эшләрен тану белән бер рәттән сугышчан күнекмәләрне камилләштерү һәм яңа югарылыкларга ирешү өчен стимул да булып тора».

Фәрит Мөхәммәтшин Казан махсус билгеләнештәге отрядын республика Рәисе, парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән, шулай ук барлык татарстанлылар исеменнән мактаулы статус бирелү белән котлады. «Отрядны Жуков ордены белән бүләкләү – Ватанны һәм илнең милли мәнфәгатьләрен саклаудагы казанышларыгызны югары бәяләү, хәрбиләрнең фидакарьлеген һәм батырлыгын тану, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.  – Кайчандыр безнең ата-бабаларыбыз дошманны аяусыз тар-мар иткәннәр. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан без җиңүчеләр буыны алдында баш иябез. Сезнең батырлыгыгызны да балаларыбыз һәм оныкларыбыз шулай ук хөрмәт итәрләр дип ышанам», – дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бүген Росгвардиянең Казан отряды – үз хезмәтен һәм хәрби бурычларын профессиональ дәрәҗәдә үтәүче югары класслы белгечләр. «Сезнең алга Россия Президенты Владимир Путин куйган бурычларны төгәл үтәү моңа дәлил булып тора, – диде  Фәрит Мөхәммәтшин хәрбиләргә. – Татарстан парламенты Рәисе буларак, республикада масштаблы чаралар һәм сайлау кампанияләре вакытында җәмәгать тәртибен саклауда Росгвардия һәм көч структураларының ролен аерым билгеләп үтәм».

Фәрит Мөхәммәтшин үзенең армиядә хезмәт иткән елларын да искә төшерде. «Бу  – бик зур тормыш мәктәбе, анда егетләр батырлык дәресләре ала, Ватанга мәхәббәт һәм патриотизм хисе тәрбияләнә. Сез Россиягә хезмәт итәсез, сез безнең Татарстан данын яклыйсыз, һәм бу бүләкләр күп нәрсә турында сөйли», – дип йомгаклады  сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

Росгвардиянең Казан махсус билгеләнештәге отряды Россия Федерациясе Президенты Указы белән махсус хәрби операциядә бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен югары дәүләт бүләгенә лаек булды. Росгвардия директоры, Россия Герое армия генералы Виктор Золотов кушуы буенча генерал-полковник Олег Плохой отряд командирына Жуков ордены таныклыгын тапшырды.

Тантана кысаларында шулай ук хәрби бурычларны үтәгәндә батырлык күрсәткән сугышчыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Аларны 19 кеше алды. «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале белән Радик Шәймиев бүләкләнде. Моннан тыш, мәртәбәле кунаклар кораллану һәм пилотсыз очу аппаратлары күргәзмәсен карадылар.

Росгвардиянең Идел буе округының Жуков орденлы «Барс» махсус билгеләнештәге Казан отряды үзенең тарихын 1944 елның 8 августыннан башлый. Махсус билгеләнештәге отрядның шәхси составы Казанда һәм аннан читтә уздырыла торган халыкара иҗтимагый-сәяси, спорт һәм мәдәни-массакүләм чараларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бурычларны намус белән үтәде һәм үти. Алар Төньяк Кавказ төбәге территориясендә контртеррористик операция кысаларында берничә тапкыр командировкада булалар.

2022 елның февраленнән отрядның шәхси составы яңа кушылган территорияләрдә Россия Федерациясенең милли мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән бурычларны үтәүдә катнаша.

Махсус хәрби операция чорында хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Росгвардиянең «Барс» махсус билгеләнештәге отрядының 500дән артык хәрбие дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International