Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанлылар Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге зур эшләр өчен тавыш бирәләр»

2025 елның 14 сентябре, якшәмбе, 22:52

Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сайлаулар узган төбәкләрдәге партия бүлекчәләре белән киңәшмәдә катнашты. Видеоконференцэлемтә форматында узган  киңәшмәне «Бердәм Россия» партиясе Рәисе Дмитрий Медведев үткәрде.

Татарстаннан киңәшмәдә шулай ук Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, партиянең төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Юрий Камалтынов, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков, Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков, «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, сугышчан хәрәкәтләр ветераны, махсус операциядә катнашучы Эдуард Хөснетдинов катнашты.

«Безнең күрсәткечләр бик яхшы, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, сайлауларга якынча нәтиҗәләр ясап. – Иң мөһиме, барысы да барлык сайлау участокларында эксцессларсыз узды, көн дәвамында без Үзәк сайлау комиссиясеннән барысы да тыныч үтте дигән мәгълүмат алдык. Кешеләр актив тавыш бирде, һәм килү, соңгы мәгълүматлар буенча, 75% тан артык тәшкил иткән, санаулар әле алып барыла». Парламент башлыгы Үзәк сайлау комиссиясеннән килү буенча төгәлләштерелгән мәгълүматлар иртәгә генә киләчәк, дип өстәде.

 «Якын арада муниципаль депутатларга ярдәм итү буенча без республика районнары, шәһәрләре буенча нәтиҗәләр турында җентекләп фикер алышырбыз дип уйлыйм. Татарстан Республикасы Рәисе дә сайлаучылар тарафыннан хуплау алды дип ышанам. Әлегә саннарны әйтә алмыйм, әмма ышаныч бар, чөнки мин сайлау участокларында булганда үзем тавыш бирдем, күзәтүчеләр белән сөйләштем, татарстанлыларның Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге зур эшләр өчен тавыш бирүләрен күрдем. Бу дәвамчанлык һәм Сезнең белән безнең партия вәкилләренә булган җаваплылык турында сөйли. Бу эшне дәвам итәчәкбез», –  дип  басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. Парламент җитәкчесе актив гражданлык позициясе өчен республика сайлаучыларына да рәхмәт белдерде.

Беренчел нәтиҗәләр буенча, сайлау нәтиҗәләре «Бердәм Россия» партиясе өчен уңай бара –кампания легитим узды, дип билгеләп үтте Владимир Якушев. Генсовет Секретаре ассызыклаганча, сайлаулар оешкан төстә узган.

 Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия»дән кандидатлар 2025 елгы сайлаулар барышында зур нәтиҗәләргә ирешә алган. Барлык дәрәҗәдәге кампанияләр оешкан төстә узды, дип белдерде партия Рәисе төбәкләр белән  аралашканда. «Махсус хәрби операция аша узганнар арасыннан кампаниядә катнашучыларның үсешен аерым билгеләп үтәсем килә. Безнең иптәшләр үзләрен лаеклы тоттылар дип ышанам», –  диде Дмитрий Медведев.

Аның фикеренчә, кампания – 2025 нәтиҗәләре «Бердәм Россия»нең Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан җитди ресурслары булуын күрсәтә, партия җиңү өчен көрәшәчәк. «Киләсе елда, билгеле булганча, Дәүләт Думасына сайлаулар узачак. Партия катнаша торган иң мөһим сайлаулар. Әлбәттә, «Бердәм Россия» аларда катнашырга гына түгел, ә бик югары нәтиҗәгә дә исәп тота. Без, һичшиксез, һәрвакыттагыча җиңү өчен көрәшәчәкбез",  – дип  басым ясады партия Рәисе.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International