Дәүләт Советы Алексей Песошин кандидатурасын Татарстан Премьер-министры вазыйфасына килештерде

2025 елның 19 сентябре, җомга, 14:40

Татарстан Дәүләт Советы Татарстан Премьер-министры вазыйфасына билгеләү өчен Алексей Песошин кандидатурасын килештерде. Мондый карар бүген Дәүләт Советының уникенче утырышында кабул ителде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген, вазыйфага керешү тантанасы тәмамлануга ук, Хөкүмәтнең вәкаләтләрен туктату турында указга кул куйды.

Татарстан Конституциясе нигезендә, Дәүләт Советы республика Рәисе тәкъдим иткән Премьер-министр кандидатурасын, шулай ук аның урынбасарлары кандидатурасын килештерә.

Уникенче утырыш башланганчы парламентта профильле комитетларның уртак утырышлары узды, парламентарийлар Алексей Песошин кандидатурасын хупладылар.

Дәүләт Советы утырышында Премьер-министр кандидатурасын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.

Республика Рәисе әйтүенчә, Алексей Песошин 2014 елда Премьер-министрның беренче урынбасары вазыйфасын башкарган, ә 2017 елдан республика Хөкүмәтен җитәкләгән. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, махсус хәрби операцияләргә бәйле рәвештә Хөкүмәткә аеруча зур әһәмияткә ия бурычлар йөкләнгән.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Алексей Песошин җитәкчелегендә республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча системалы эш алып барыла, җирле үзидарә органнарының, сәнәгать предприятиеләренең, бизнес-бергәлекләрнең һәм волонтерлар хәрәкәтенең нәтиҗәле хезмәттәшлеге җайга салынган.

«Алексей Валерьевич берничә тапкыр шәхсән махсус хәрби операция уздыру зонасында булды, бу аның дәүләт бурычларын хәл итүгә җаваплы якын килүен раслый. Алексей Валерьевич республика ирешкән нәтиҗәләрне саклап кына калмыйча, аларның үсешен һәм тулаем алганда Татарстанның киләчәк үсешен тәэмин итәргә дә сәләтле. Алексей Валерьевичның бай тәҗрибәсе, республика мәнфәгатьләренә тугрылыгы, югары  һөнәри осталыгы – уңышлы эшләү өчен ныклы нигез. Тәкъдим ителгән кандидатураны хуплавыгызны һәм Алексей Песошинны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфасына билгеләп куюны килештерүегезне сорыйм», – дип йомгаклады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

Бу мәсьәлә буенча өстәмә доклад белән Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин чыгыш ясады. «Дәүләт Советының барлык комитетлары уртак утырышларда Татарстан Республикасы Рәисе Алексей Валерьевич Песошинның Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфасына кандидатурасын килештерү турындагы тәкъдимен карады, – дип билгеләп үтте Альберт Хәбибуллин. – Комитетлар Дәүләт Советына Алексей Песошинны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфасына билгеләп куюга ризалык бирергә тәкъдим итә».

Алексей Песошинның Премьер-министр вазифасына кандидатурасы депутатлар тарафыннан бертавыштан килештерелде.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International