Дәүләт Советында коммерциячел булмаган оешмаларның дәүләт ярдәме алу мөмкинлекләре турында фикерләштеләр

2020 елның 13 марты, җомга, 15:06

Бүген Дәүләт Советында республиканың социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре өчен аларның дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган ярдәм чараларында катнашу мәсьәләләре буенча уку-укыту семинары узды.

Утырышны ачып, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Дәүләт Советы депутатлары һәм ТР Гражданнар инициативаларын яклау үзәгенә коммерциячел булмаган оешмалардан ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирүне сорап күпсанлы мөрәҗәгатьләр килүен билгеләп үтте. Шул сәбәпле ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты әлеге очрашуны уздыру инициативасы белән чыккан.

"Бүгенге очрашуга коммерцияле булмаган оешмаларның күпләп килүе күңелле күренеш. Без барлык мәгълүматны бирергә тырышачакбыз, аның ярдәмендә сез үз проектларыгызны рәсмиләштерә һәм аларны гамәлгә ашыруга ярдәм ала алачаксыз", - диде парламентарий.

Светлана Захарова 2017 елда Татарстан ил субъектлары арасында алынган грантлар саны буенча өченче урын алса, узган ел йомгаклары буенча бишенче урын булуына игътибарны юнәлтте.

РФ Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар бирүгә конкурс эксперты, Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов РФ Президент грантлары фонды 2017 елда булдырылуын искәртте. Докладчы проектларның нинди этаплар узуы һәм нинди критерийлар буенча бәяләнүе турында җентекләп сөйләде.

"Президент грантының төп асылы - проектның  финанслар алуга ук эшли һәм файда китерә башлавы. Бу бик мөһим  фактор, чөнки сүз зур суммалар турында бара ", - диде ул.

Владимир Вавилов  хәбәр итүенчә, быелдан башлап РФ Президенты грантлары фонды кысаларында төбәкләргә ярдәм итү өчен 3 миллиард сум акча бүленәчәк.

Очрашу барышында катнашучылар экспертлар белән бергә РФ Президент грантлары фонды конкурсларында катнашу өчен заявкаларны рәсмиләштерүгә төп таләпләр, шулай ук республика дәүләт хакимияте органнары тарафыннан бирелә торган субсидияләрне алу мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Фонд конкурсларында җиңгән оешмалар вәкилләре заявка бирү процессында үзләренең тәҗрибәләре һәм файдалы киңәшләре белән уртаклаштылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International