Марат Җәббаров кандидатурасы республика Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфасына килештерелде

2025 елның 19 сентябре, җомга, 16:00

Марат Җәббаров кандидатурасы республика Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфасына билгеләү өчен килештерелде. Мондый карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде.

Парламент утырышында кандидатураны ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте. «Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының актив ролендә республиканың агросәнәгать комплексы илдә алдынгыларның берсе һәм тулай авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча лидерлар өчлегенә керә, – дип билгеләп үтте Премьер-министр. – Икътисадый вәзгыятькә карамастан, илдә агросәнәгать комплексы системасының нәтиҗәле эшләвен тәэмин итүгә һәм аның үсешендә уңай динамиканы саклап калуга, республиканың азык-төлек белән тәэмин ителешен һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең импортын алыштыру программасын тәэмин итүгә, шулай ук эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрен һәм авыл җирендә хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүне дәвам итүгә ирешелде».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International