СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
15
апрель, 2026 ел
Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерменче утырышы ачылды. Президиумы карары белән утырыш каравына 15 мәсьәлә тәкъдим ителгән иде, шул исәптән алты республика законы проекты, бер федераль закон проекты һәм өч закон чыгару инициативасы.
15
апрель, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар депутатлар фракциясе составындагы үзгәрешләр мәсьәләләрен карадылар, шулай ук Татарстанда «Чиста ил» федераль партия проектын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
15
апрель, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советында «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы узды. Депутатлар «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте белән махсус эш урыннары булдыру, СВО ветераннары, шул исәптән республика предприятиеләрендә инвалидлар өчен гарантияләр һәм компенсацияләр мәсьәләләре буенча уртак күчмә утырыш уздыру планы турында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ