Айрат Зарипов: «Талантлы балаларга аерым игътибар бирү, аларга алга таба үсеш өчен аерым шартлар тудыру мөһим»

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе, 13:39

Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында «Талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар мәктәпкәчә, мәктәптә һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслаучы, шулай ук фән һәм фәнни эшчәнлек, мәдәният һәм физик культура һәм спорт турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертүче закон проектларын карадылар. 

Республиканың Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин «Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләгәндә билгеләп үткәнчә, бу юнәлештә эш республика министрлыклары һәм ведомстволарын, муниципалитетларны, әйдәп баручы компанияләрне, университетларны, мәктәпләрне, иҗтимагый оешмаларны һәм һөнәри бергәлекләрне җәлеп итеп системалы нигездә алып барыла.  Дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру буенча вәкаләтле орган булып Казан талантлар университеты тора. 

Балаларның һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади потенциалын ачыклау этаплары турында сөйләгәндә, Рамил Хәйруллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда төрле конкурслар һәм олимпиадалар аша талантларны ачыклау буенча киң күләмле эш алып барыла, шулай ук укуның дистанцион форматы актив үсә.  «Гомумән алганда, 2020 елдан башлап республиканың барлык районнарыннан 113 меңнән артык укучы колачланды», – дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары.

Рамил Хәйруллов әйтүенчә, талантлы яшьләр белән эшләүнең төп этабы аларга һәрьяклап ярдәм итү. Һәр талантлы бала өчен индивидуаль үсешнең үз планы төзелә. Республикада 2015 елдан башлап конкурсларда һәм олимпиадаларда югары уңышларга ирешкән талантлы балалар турында электрон мәгълүмат базасы булдырылган. 2024 ел ахырына базада 25 меңнән артык сәләтле бала исәпләнә, шуларның 6,5 меңе төрле дәүләт ярдәм чаралары ала.

«Дәүләт программасы кысаларында талантлы балаларны һәм яшьләрне беркетү төрле, шул исәптән озакка сузылган, булачак һөнәрләре серләренә төшендерү стратегияләрен күздә тота,  – дип белдерде Рамил Хәйруллин.  – Бу этапта Талантлар университетының төп бурычы – яшь кешегә Татарстанда аның потенциалын тормышка ашыруның күп төрле мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү һәм аның индивидуаль планын конкрет компанияләргә «нигезләү». 

Депутат Илшат Әминов республикада яшәргә һәм эшләргә калган талантлы яшьләрнең өлеше белән кызыксынды. Бу сорауга җавап биреп, Рамил Хәйруллин талантлы яшьләрнең китү проблемасы барлыгын билгеләп үтте, әмма чыгарылыш сыйныф укучыларының 70% ка якыны Татарстанда яшәргә һәм эшләргә кала, дип белдерде.

КПРФ фракциясеннән депутат Фәдбир Сафин талантлы яшьләрне арзанлы торак, карьера үсеше мөмкинлекләре һәм грантлар рәвешендә финанс ярдәме белән республикага кайтару өчен махсус дәүләт программасы булдырырга тәкъдим итте.

Фикер алышуны тәмамлап, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов һәр талантлы балага индивидуаль якын килүнең мөһимлеген ассызыклады. «Һәр талантлы балага уку, стажировка узу һәм һөнәри үсеш өчен аерым шартлар тудырып, игътибар бирү мөһим. Мин бу мәсьәләне җентекләбрәк өйрәнергә һәм кирәк булганда безнең комитетлар һәм Дәүләт Советы утырышларында өстәмә ярдәм чараларын карарга кирәк дип саныйм, – дип басым ясады профильле комитет рәисе. – Нәкъ менә талантлы балалар һәм яшьләр махсус микроклимат булдырачаклар һәм республикабызның киләчәген тәэмин итәчәкләр».  

Бүген үк комитет утырышында парламентарийлар 2026 елга һәм 2027-2028 елларның планлы чорына мәктәпкәчә, мәктәптә һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативлары турында фикер алыштылар. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә нормативлар төркемнәрнең юнәлешеннән, мәктәпкәчә оешманың территориаль урнашуыннан, атнага эш көннәре саныннан, балаларның анда булу вакытыннан, төркемдә тәрбияләнүчеләрнең яшеннән, аларның сәламәтлеге торышыннан чыгып билгеләнә. 2026 елга мәктәпкәчә һәм мәктәп, шулай ук өстәмә һәм һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итү нормативлары 2025 ел белән чагыштырганда 20% ка арттырыла.

Комитет утырышында шулай ук фән һәм фәнни эшчәнлек турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды, ул республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән. Документта илнең фәнни-технологик үсеше белән идарә итүнең бербөтен механизмын булдыруга юнәлдерелгән дәүләт фәнни-техник сәясәтенең төп принциплары төгәлләштерелә, терминология унификацияләнә.

Физик культура һәм спорт турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын кабул итү зарурлыгы шулай ук республика законнарын тәңгәлләштерүгә бәйле. 2025 елның 1 сентябреннән кабул ителгән федераль канун белән массакүләм мәдәни чараларны оештыручылар өчен яңа кагыйдәләр кертелә. Хәзер оештыручылар башкарма хакимият органына чараның темасы, уздыру урыны, оештыручысы, вакыйганың башлану датасы һәм төгәл вакыты, тамашачылар саны һәм тәртип һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен күрелгән чаралар турында алдан хәбәр итәргә тиеш. Закон проекты нигезендә, башкарма хакимият органнары әлеге мәгълүматны эчке эшләр органнарына тапшырырга хокуклы. Шундый ук үзгәрешләр республика законына да кертелә. 

Утырышта шулай ук мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының 2025 елның 4 кварталына эш планы расланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International