Дәүләт Советының унөченче утырышы ачылды

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе, 10:20

Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унөченче утырышы ачылды. Көн тәртибенә, парламент Президиумы карары нигезендә, 19 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән беренче укылышта карау өчен 15 республика законы проекты һәм бер федераль закон проекты, шулай ук башка мәсьәләләр.

Беренче укылышта оешмалар мөлкәтенә салым турында, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында, «Хезмәт ветераны» исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында, халыкка адреслы социаль ярдәм турында, фән һәм фәнни эшчәнлек турында һәм башка республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары каралачак.

Моннан тыш, утырышта Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк. Хөкүмәт сәгате кысаларында республика Хөкүмәтенең янгын куркынычсызлыгы турындагы мәгълүматын карау планлаштырыла.

Профильле комитетлар рәисләре көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар. Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының унөченче утырышының көн тәртибе киңәйде һәм 28 мәсьәләне үз эченә ала:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

3. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне билгеләп кую турында.

4. Захарова Светлана Михайловнаның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.

5. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты составындагы үзгәреш турында.

6. Баксиков Рәсим Рәшит улының Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.

7. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты составындагы үзгәреш турында.

8. «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 105-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. «2026 елга Татарстан Республикасында хезмәт базарының төбәк үзенчәлекләрен чагылдыра торган коэффициентны билгеләү турында»
108-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

10. «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белемнең уку-укыту программаларын гамәлгә ашыра торган муниципаль мәгариф оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында» 103-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

11. «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасында гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында» 102-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

12. «Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының                    8 статьясына үзгәреш кертү хакында» 104-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Татарстан Республикасы Законының 13 статьясына үзгәреш кертү хакында» 101-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14. «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 110-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15. «Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә, шулай ук торак-төзелеш кооперативларының күпфатирлы йортны төзү өчен кооператив әгъзаларының акчаларын җәлеп итүгә бәйле эшчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 107-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

16. «Татарстан Республикасы Экология кодексының 45 статьясына һәм «Татарстан Республикасында җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 10 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»                     106-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

17. «Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 һәм 321 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 114-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

18. «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 12 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 112-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

19. «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында» Татарстан Республикасы Законының 9 һәм 10 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 111-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

20. «Хезмәт ветераны» исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында»  96-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

21. «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 109-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

22. «Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 25 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»                   113-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

23. «Фән һәм фәнни эшчәнлек турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 97-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

24. «Мәдәният турында» Татарстан Республикасы Законына һәм «Физик культура һәм спорт турында» Татарстан Республикасы Законының                      27 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 99-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

25. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты составындагы үзгәреш турында.

26. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат.

27. «Россия Федерациясе Торак кодексының 155 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 954008-8 номерлы федераль закон проекты хакында (торак урын һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен бурыч күләмен киметү өлешендә).

28. Хөкүмәт сәгате: «Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгы турында».

29. Төрлесеннән.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, РФ сенаторлары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, парламентның «Вконтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында утырыш турыдан-туры трансляцияләнә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International