Җәмәгать судьялары сайланды

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе, 10:33

Бүген парламентның унөченче утырышында депутатлар Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын кайбер суд участокларына сайлау турындагы мәсьәләне карадылар. Сайлауга кандидатларны ТР Югары суды Рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров тәкъдим итте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тәкъдиме белән аның җитәкчесе Александр Чубаров таныштырды. Парламентарийлар өч елга Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары  итеп Ольга Грудневаны (Бөгелмә районы буенча 4 нче суд участогы), Марсель Галиуллинны (Чаллы шәһәре буенча 10нчы суд участогы), Мария Абызованы (Чаллы шәһәре буенча 20нче суд участогы) сайладылар.

Вәкаләтләр срогын чикләмичә җәмәгать судьялары итеп Айгөл Фәхретдинова (Казан шәһәренең Совет районы буенча 8 нче суд участогы) һәм Ринат Нигъмәтуллин (Чаллы шәһәре буенча 7 нче суд участогы) сайланды. Алабуга районы буенча 2 нче суд участогына җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару бер елга отставкадагы судья Әлфия Шәфигуллинга йөкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International