Дәүләт Советы депутатлары көмеш яшьтәге татарстанлыларны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе, 17:38

Бүген, 1 октябрьдә, Халыкара өлкәннәр көнендә Дәүләт Советы депутатлары үзләренең сайлау округларында ветераннар белән очраштылар, шулай ук республика муниципалитетларында Өлкәннәр көненә багышланган чараларда катнаштылар. Парламентарийлар өлкән буын вәкилләрен бәйрәм белән котладылар, ныклы сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләделәр.      

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Казан шәһәренең Совет районы ветераннары белән очрашты. Бәйрәм чарасы «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды. Лилия Маврина ветераннарга күпьеллык хезмәтләре һәм тормыштагы казанышлары, яшьләргә тапшырган зур тәҗрибәләре һәм зирәклекләре, иҗтимагый тормышта актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Дәүләт Советы Секретаре яшьләрне тәрбияләүдә һәм мәдәни традицияләрне саклауда өлкән буынның ролен ассызыклады.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов белән бергә Минзәләдә яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан 102 яшьлек Пелагия Казакованы бәйрәм белән котлады.

1942 елда Пелагея Васильевна үз теләге белән фронтка китә, аның сугышта узган еллары тимер юл белән өзлексез бәйләнгән була. Румыниядә ул күперләр саклауда катнаша, ә 1945 елда аларның дивизиясен Венгриягә күчерәләр. Җиңү көнен ул шунда каршылый. 1945 елның июнендә туган шәһәренә кайта, кияүгә чыга. Балалар йортында мөдир, Минзәлә дәүләт тәэмин итүендә өлкән бухгалтер, «Главкинопрокат» бүлегендә, район мәгариф бүлегендә, ДОСААФта бухгалтер булып эшли. Ире белән ике бала, 5 онык һәм 5 оныкчык тәрбияләп үстерәләр. 

Бүген үк Азат Хамаев Минзәлә районының Әтрәкле авылында яшәүче 105 яшьлек тыл хезмәтчәне Мәчтура Усманованы да бәйрәм белән котлады. Сугыш вакытында ул «Гигант» колхозында төрле эшләрдә эшли. Минзәләгә гаиләсе белән 1985 елда күчеп килә. Ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.

Ветераннарны хөрмәтләү Минзәлә мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чарада дәвам итте.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов Азнакай районына эш сәфәре кысаларында район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән бергә мәгариф ветераннарын котлады. "Сез – яшь буынга тапшырыла торган белем һәм тәҗрибәне саклаучылар. Һәр көн сезгә шатлык, бәхет һәм сәламәтлек китерсен", – дип мөрәҗәгать итте депутат ветераннарга.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин Буа районына эш сәфәре кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Панцырев белән очрашты. Депутат фронтовикны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады, шәхси батырлыгы һәм Бөек Җиңүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек теләде.

Ринат Гайзатуллин шулай ук  Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр белән дә очрашты, сантехника алуга сертификат тапшырды. Шулай ук депутат республика җитәкчелеге һәм депутатлар корпусы исеменнән Буа районы Ветераннар советы активын котлады. 

Салымнар һәм финанс бюджеты комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев Әтнә районы Ветераннар советы активын өлкәннәр көне белән котлады. Депутат районның озын гомерле кешеләре Наил Мифтахетдинов һәм аның тормыш иптәше Рәдифә Салихҗан кызына шәхсән үзе барып, аларга озын гомер һәм иминлек теләде. 

Дәүләт Советы депутаты Александр Лившиц Казан дары заводы ветераннары өчен Зөягә экскурсия оештырды. Предприятие ветераннары утрау-шәһәрдә булдылар һәм борынгы тормыш мохитенә  чумдылар. Экскурсия барышында аларга Зөянең Россия тарихында төп роле, аның Казан губернасы оборонасы һәм үсеше өчен әһәмияте, шулай ук җирле халыкның тормышы һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр.

Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән районның озын гомерле кешеләренә барып, аларны Өлкәннәр көне белән котлады. "Сез – традицияләрне, зирәклекне һәм рухи байлыкны саклаучылар. Сезнең хезмәтегез, тәҗрибәгез һәм тормыш юлыгыз – җәмгыятебезнең киләчәге өчен нигез булып тора”, – диде ул өлкән буын вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.  

Өлкәннәр көненә багышланган концерт Баулы шәһәрендә дә  узды. Район ветераннарын бәйрәм белән Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов котлады. “Сезгә рухи көч, оптимизм, ярдәм һәм аңлау өчен тирән рәхмәт белдерәм", – диде депутат.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Кайбыч районына эш сәфәре кысаларында Өлкәннәр көненә багышланган чараларда катнашты. Галия Кайбицкая исемендәге музейда депутат «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район филиалы әгъзалары белән очрашты. Шул ук көнне мәдәният йортында бәйрәм чарасы да узды. Айрат Зарипов ветераннарны котлады, аларның хезмәтләре, зирәклекләре өчен тирән рәхмәт белдерде һәм һәркемгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм яхшы кәеф теләде. “Сезнең тормышыгыз шатлыклы вакыйгалар һәм туганнарыгызның игътибары белән тулы булсын”, – дип теләде депутат. 

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева Яшел Үзән районына эш сәфәрендә булды,  анда ул район ветераннарын хөрмәтләүдә катнашты. Чара Яшел Үзән шәһәренең Музыка театрында узды. "1 октябрь датасын сайлау очраклы түгел. Көз тормышның алтын чоры булып санала, бу кеше еллар узу белән туплый торган тәҗрибә, зирәклек һәм белем байлыгын чагылдыра торган метафора кебек», – дип мөрәҗәгать итте Ирина Терентьева ветераннарга. Чарада шулай ук Дәүләт Советы депутаты Рузилә Тимергалиева да катнашты.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин Өлкәннәр көнендә Кама Тамагы районының Сөйки авылында яшәүче, быел үзенең йөз яшен билгеләп үткән Евдокия Александровна Драгунованы бәйрәм белән котлады.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International