Юрий Камалтынов: «Без бөтен республика киңлегендә «Бердәм Россия» муниципаль депутатлары командасын төзибез»

2025 елның 10 октябре, җомга, 15:01

Бүген Дәүләт Советында республика муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарында «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе депутат фракцияләре җитәкчеләренең оештыру җыелышы узды. Бердәмроссиялеләр депутат берләшмәләренең республика Координация советын төзү, шулай ук республика программаларын һәм партия проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика парламентында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Муниципаль районнар һәм шәһәрләр советларында «Бердәм Россия» фракцияләре вәкилләре белән очрашуны ачып, Юрий Камалтынов Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән һәм шәхсән партиядәшләренә сайлау кампаниясе барышында актив эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, «Бердәм Россия» быел муниципаль сайлауларда 72% тавыш җыйган. «Бердәм Россия»нең мондый нәтиҗәгә ирешүе – урыннарда партия активының зур казанышы, – дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов. – Алда тагын бер сайлау кампаниясе – 9 чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар көтә».

Аннары утырышта катнашучылар республика Координация советын төзү турындагы карар өчен тавыш бирделәр, Совет турындагы нигезләмәне расладылар һәм аның рәисен, рәис урынбасарларын һәм җитәкче органнар әгъзаларын сайладылар. Катнашучыларның бертавыштан кабул ителгән карары белән совет рәисе итеп Юрий Камалтынов сайланды. «Сүз «Бердәм Россия» партиясен бөтен республика киңлегендә тәкъдим итүче муниципаль депутатларның бердәм командасын көйләү турында бара.  Аларның барысын да «Бердәм Россия» тәкъдим иткәнгә, аларның абсолют күпчелеге партия әгъзалары булганга күрә, бу, әлбәттә, партия күрсәтмәләрен төгәл үти, безнең алда партиянең Үзәк Башкарма комитеты куйган төп бурычларны хәл итә торган бердәм партия командасы булырга тиеш, – диде Юрий Камалтынов журналистлар белән аралашканда. – Ә мондый орган, мондый институт булдыру гамәлдәге уңай тәҗрибәләр белән алмашырга, хезмәттәшләребездә булган иң кызыклы нәрсәләрне алырга мөмкинлек бирә. Безнең өчен дә, Дәүләт Думасыннан башлап бистә дәрәҗәсенә кадәр барлык дәрәҗәдәге «Бердәм Россия» депутатларының үзара хезмәттәшлеген оештыру, әлбәттә, мөһим. Шуңа күрә, асылда, үз вакытында Дәүләт Советы фракциясе барлык коллегаларыбызны, партиядәшләребезне берләштерү функциясен үз өстенә алды, безнең өчен депутатларның фракцион эшчәнлегенең район, шәһәр, җирлек дәрәҗәсендә ничек төзелүе принципиаль мөһим».

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе депутат берләшмәләренең Татарстан Республикасындагы республика Координация советы депутат берләшмәләренең һәм республика муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары эшен координацияләүче коллегиаль, даими эшләүче киңәшмә органы булып тора.

Партиянең депутат берләшмәләренең «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А. Медведевның Татарстан Республикасындагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсе һәм җирле бүлекләрнең иҗтимагый кабул итү бүлмәләре белән үзара хезмәттәшлеген оештыру турында төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Камил Садриев сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә 2019, 2020, 2021 һәм 2024 еллардагы берничә сайлау кампаниясен уздыру барышында җыелган 15 меңнән артык наказ исәптә һәм контрольдә тора.

Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары, партиянең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Ольга Воронова партиянең Халык программасын гамәлгә ашыруда депутатлар корпусының роле турында сөйләде. "Халык программасы белән эшләүнең төп принцибы – гражданнарны аның чараларын формалаштыруга һәм гамәлгә ашыруга киң җәлеп итү, – дип билгеләде Ольга  Воронова. – Болар барысы 17 эш юнәлеше. Депутатлар корпусының бурычы – Бердәм Россия депутатларының, башкарма хакимият вәкилләренең, кызыксынган оешмаларның, җәмәгатьчелекнең «Бердәм Россия»нең партия десанты» проектын гамәлгә ашыруда катнашуын тәэмин итү, шулай ук халык программасын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат бирү буенча эшне көчәйтү, шул исәптән гражданнарны программаны гамәлгә ашыру буенча фикер алышуга җәлеп итү».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International