Дәүләт Советы комитетларында алдагы өч еллык чорга бюджетны карау башланды

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе, 13:22

Бүген Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатлар 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проектын карадылар. Моннан тыш, парламентарийлар предприятиеләрнең технологик үсеше һәм аларның конкурентлык сәләтен тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Рәисенең парламенттагы Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Утырышта Татарстанның социаль-икътисади үсеш фаразлары һәм республика бюджеты параметрлары турындагы докладлар белән ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин һәм ТР финанслар министры урынбасары Алла Анфимова чыгыш ясады.

Докладчыларга сүз бирер алдыннан Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов фаразның илгә санкцион басымны дәвам итү белән бәйле икътисадый куркынычлар шартларында формалашуына игътибар итте. «Шуңа да карамастан, алдагы өч елда түбән эшсезлек фонында икътисадның тотрыклы үсеше һәм икътисадның төп тармаклары: эшкәртү сәнәгате, төзелеш, сәүдә, транспорт һәм туризм үсеше көтелә», – дип басым ясады Рәгать Хөсәенов.

Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, социаль-икътисадый үсеш фаразы предприятиеләр һәм оешмалар, тармак министрлыклары мәгълүматлары, муниципаль берәмлекләр үсеше фаразлары нигезендә, шулай ук яңа илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны һәм дәүләт ярдәме чараларын исәпкә алып формалаштырылган.

2026 елда тулай төбәк продукты, фаразларга караганда, узган елга карата чагыштырма бәяләрдә 102,1% тәшкил итәчәк, 2027 елда – 102,3%, 2028 елда – 102,4%. 2026 елда тулаем төбәк продуктының номиналь күләме, фаразларга караганда, 5 трлн 783,8 млрд сум тәшкил итәчәк, 2027 елда – 6 трлн 126,7 млрд сум, 2028 елда 6 трлн 503,3 млрд сум дәрәҗәсендә.

«Предприятиеләрнең һәм икътисад тармакларының өзлексез эшләве, ярдәм чараларында катнашу нәтиҗәсендә агымдагы елның 8 ае нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты 3 трлн 705,2 млрд сум тәшкил итте, үсеш темпы 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 102,9% тәшкил итте», – диде Олег Пелевин.

Икътисад үсешенә төп өлешне, профильле министрлык фаразлары буенча, эшкәртү производстволары: нефть химиясе, нефть эшкәртү һәм машина төзелеше тәэмин итәчәк. Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, 2026 елда – 5 трлн 929,5 млрд сумга кадәр, 2027 елда – 6 трлн 254,2 млрд сумга кадәр, 2028 елда – 6 трлн 622 млрд сумга кадәр сәнәгать җитештерүе үсеше көтелә. 

Икътисад министрының беренче урынбасары сүзләренә караганда, Татарстан икътисады структурасында иң зур өлешне сәнәгать алып тора. Предприятиеләр планнарын гамәлгә ашыруны исәпкә алып, 2026-2028 елларда сәнәгать җитештерүе индексы 101,7 – 102,2 процент дәрәҗәсендә фаразлана.

Инвестиция проектларын гамәлгә ашыру социаль-икътисадый үсеш фаразын тәэмин итүдә төп факторларның берсе булып тора. Фаразларга караганда, төп капиталга инвестицияләр күләме 2026 елда 1 704,4 млрд сум тәшкил итәчәк, бу фаразның алдагы вариантыннан 66,4 млрд сумга күбрәк, 2027 елда – 1 809,7 млрд сум, 2028 елда – 1 936,6 млрд сум. 2026-2028 елларда төп капиталга инвестицияләр үсеше темпы 100,8 – 102,6 процент дәрәҗәсендә фаразлана.

 «Инвестицияләр җәлеп итү өчен өстәмә механизм булып Зәй районында быел июль аенда төзелгән «Яшел Үзән» («Зелёная долина») сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы тора, ул 16 гектардан артык территориядә урнашкан, – дип басым ясады Олег Пелевин. – Анда 5 төп резидент эшчәнлек алып барачак, инвестицияләрнең гомуми күләме 15,4 млрд сум, анда территорияләрне киңәйтү (+ 171 га) һәм инвестицияләр күләмен 170 млрд сумга кадәр арттыру күздә тотыла. Резидентлар тарафыннан 444 эш урыны булдыру планлаштырыла».

Республиканың социаль-икътисадый үсешен тәэмин итүдә кече һәм урта бизнесның роле турында сөйләгәндә, Олег Пелевин, 2026 елга фаразлар буенча аларның саны артачак һәм якынча 186 меңгә җитәчәк дип белдерде, 2027 елда – 189 275 берәмлек, 2028 елда – 192 646 берәмлек.

«Республика муниципаль берәмлекләренең, министрлыкларының һәм ведомстволарының бурычы предприятиеләрне үстерү, аларның сыйфатлы үсүе, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча тиешле эшне оештыру, – дип билгеләде Олег Пелевин.  – Әлеге максатлар өчен федераль һәм республика дәрәҗәсендә дәүләт ярдәме чаралары комплексы гамәлгә ашырыла».

«2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына ТР бюджеты турында» гы закон проектын тәкъдим иткәндә, республика финанс министры урынбасары Алла Анфимова 2026-2028 елларга бюджет проекты федераль һәм республика норматив хокукый актларына туры китереп эшләнгән, бюджетның керем өлешен формалаштыруның сценарий шартлары Россиянең социаль-икътисадый үсешенең база вариантына һәм республика Икътисад министрлыкның фаразларына нигезләнүен билгеләп үтте.

«2026 елга Татарстан Республикасы бюджетының керем өлешенең гомуми күләме 498,2 млрд сум булыр дип фаразлана, 2027 елга  – 531,9 млрд сум һәм 2028 елга 568,5 млрд сум булыр дип фаразлана, – дип белдерде Алла Анфимова. – ТР бюджетының чыгым өлеше 2026 елга 512,04 млрд сум, 2027 елга 548,9 млрд сум һәм 2028 елга 587,3 млрд сум».

«Милли икътисад» бүлеге буенча ТР бюджеты чыгымнары күләме 2026 елга 126,1 млрд сум булыр дип фаразлана, 2027 елга – 127,1 млрд сум, 2028 елга – 130,1 млрд сум. Бу бүлектә «Гомумикътисадый мәсьәләләр» (2026 ел 920,4 млн сум тәшкил итәчәк), «Элемтә һәм информатика» (2026 елда - 3 241,2 млн сум), «Милли икътисад өлкәсендә башка мәсьәләләр» (2026 елда - 69 млрд 298,9 млн сум) юнәлешләре буенча чыгымнар исәпкә алынган.

Татарстан Республикасы бюджеты кытлыгы 2026 елда – 13,8 млрд сум, 2027 елда – 17,0 млрд сум, 2028 елда – 18,7 млрд сум булыр дип планлаштырыла.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов якындагы өч елга фаразланган бюджетның киеренке булачагын, аны үтәү буенча җитди бурычлар куелачагын искәртте.

Бүген үк парламентарийлар комитет утырышында «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖнең «Сибур» предприятиесе мисалында предприятиеләрнең технологик үсеше һәм аларның конкурентлыкка сәләтлелеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Дәүләт Советы депутаты, «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ генераль директоры Марат Фәләхов билгеләп үткәнчә, заманча икътисадый чакырулар һәм санкцияләр басымы шартларында предприятие технологик суверенитет формалаштыруга һәм продукциянең эчке һәм тышкы базарларда конкурентлыкка сәләтлелеген арттыруга юнәлдерелгән чараларны эзлекле рәвештә гамәлгә ашыра.

2024 елда предприятие 180 млрд сумнан артыграк күләмдә продукция җитештергән, Евразия икътисадый берлеге илләренә һәм башка дәүләтләргә экспорт өлеше 47% ка җиткән, чимал һәм җиһазлар буенча импортны алмаштыру проектлары уңышлы гамәлгә ашырыла, җитештерү процесслары белән идарә итү буенча илебезнең цифрлы чишелешләре кертелә. Соңгы өч елда предприятиедә елына 600 мең тонна этилен чыгару куәте булган яңа олефин комплексы, Россиядә моңа кадәр җитештерелмәгән продукт – гексен җитештерү төзелеше тәмамланган, гамәлдәге җайланмалар яңартылып энергия нәтиҗәлелеген 15% ка арттырылган.

Марат Фәләхов әйтүенчә, технологик үсешне камилләштерү буенча предприятиегә уңай бәя бирү белән беррәттән, дәүләт хакимияте органнары белән уртак хәл итүне таләп итә торган мәсьәләләр дә бар, алар арасында санкцияләр шартларында кайбер заманча технологияләрдән файдалану чикләнгән булуы, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе фәнни-тикшеренү институтлары белән кооперацияне алга таба үстерү зарурлыгы, чималны тирәнтен эшкәртү проектларына финанс ярдәменең өстәмә чараларына ихтыяҗ булу.

Бүген утырышта инновацион эшчәнлек турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды, ул «Россия Федерациясендә технологик компанияләрне үстерү турында» Федераль закон нигезләмәләрен үстерүгә эшләнгән һәм кече технологик компанияләрнең инновацион эшчәнлегенә дәүләт ярдәмен гамәлгә ашыру принципларының бердәм системасын формалаштыруга юнәлдерелгән. Закон проектына аңлатма язуы нигезендә, федераль закон субъектларга кече технологик компанияләргә финанс ярдәме күрсәтүнең аерым шартларын мөстәкыйль билгеләргә рөхсәт итә. Төбәк хакимиятләре үз ярдәм программаларын эшләргә, төбәк бюджетыннан акча бүлеп бирергә һәм мондый предприятиеләргә ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен билгеләргә хокуклы. Шундый ук үзгәрешләр республика законына да кертелә. Аерым алганда, «кече технологик компания» төшенчәсе языла. Шулай ук кече технологик компанияләргә дәүләт ярдәме күрсәтү үзенчәлекләрен беркетүче яңа 18.1 статьясын кертергә тәкъдим ителә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International