Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яңа составын төзү процедурасын башлау турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгълүмати хәбәре

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе, 09:05

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» 2017 елның 27 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яңа составын төзү процедурасының башлануы турында хәбәр итә.

1. «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» 2017 елның 27 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы таләпләренә җавап бирә торган оешма Татарстан Республикасы Рәисенә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына яисә гамәлдәге составтагы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының яңа составына үз вәкилен кертү турында закон көченә яисә оешманың уставы нигезендә тиешле вәкаләтләргә ия оешманың җитәкче коллегиаль органы карары белән рәсмиләштерелгән гариза, ә коллегиаль орган булмаганда закон көченә яисә оешманың уставы нигезендә бу оешма исеменнән эшләү хокукына ия башка органның карары буенча гариза җибәрә.

Гаризага түбәндәгеләр кушып бирелә:

оешманы дәүләт теркәвенә алу турындагы таныклыкның күчермәсе;

оешма уставының күчермәсе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзаларына кандидат күрсәтү хакындагы карарны кабул иткән органның вәкаләтләрен раслый торган башка документлар;

оешма уставы нигезендә вәкаләтле органның Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзаларына кандидат күрсәтү турындагы карары;

кандидат хакында белешмәләр;

кандидатның Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эшендә катнашуга язма ризалыгы;

оешма эшчәнлеге турында мәгълүмат;

персональ белешмәләрне эшкәртүгә кандидатның язма ризалыгы.

1.1. Гомумроссия һәм регионара иҗтимагый берләшмәләрнең Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән структур бүлекчәләре үз кандидатуралары хакындагы белешмәләрне Татарстан Республикасы Рәисенә түбәндәге адрес буенча җибәрәләр: Кремль, Казан шәһәре, 420014. Тел.: (843) 567-88-92, 567-87-47.

1.2. Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерциягә карамаган оешмалар, шул исәптән региональ иҗтимагый берләшмәләр, үз кандидатуралары хакындагы белешмәләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советына түбәндәге адрес буенча җибәрәләр: Ирек мәйданы, 1 нче йорт, Казан шәһәре, 420060. Тел: (843) 267-64-25.

1.3. Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән җирле иҗтимагый берләшмәләр үз кандидатуралары хакындагы белешмәләрне гамәлдәге составтагы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына түбәндәге адрес буенча җибәрәләр: Батурин ур., 7А йорт, Казан шәһәре, 420111. Тел.: (843) 567-80-99, 567-80-94.

2. Гаризалар кабул итү вакыты – 2025 елның 20 октябреннән 18 ноябренә кадәр (шул көнне кертеп).

3. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына үз вәкилен күрсәтергә теләк белдергән оешманың гаризасы һәм гаризага кушып бирелә торган аерым документларның үрнәкләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының рәсми сайтында (https://oprt.tatarstan.ru) урнаштырылган.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International