Ринат Фазылов Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары итеп сайланды

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе, 10:18

Ринат Фазылов Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары итеп сайланды. Бүген Дәүләт Советының унбишенче утырышы башланыр алдыннан узган профильле комитет утырышында шундый карар кабул ителде.

Ринат Фазылов кандидатурасын Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзалары бертавыштан хуплады.

Комитет карары турында бүген парламент сессиясендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте. «Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының иртәнге утырышында депутат Ринат Рафаэль улы Фазылов әлеге комитетның рәис урынбасары итеп сайланды», – диде ул.

Ринат Фазылов бу вазыйфада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары итеп билгеләнгән Рәсим Баксиковны алмаштыра.

Ринат Фазылов – Татарстан Республикасында Гомумроссия халык фронтының төбәк башкарма комитеты җитәкчесе,  «Ярдәм янәшә» республика хәрәкәте координаторы. Юридик фәннәр кандидаты, ТР буенча Эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы хезмәткәре, сугышчан хәрәкәтләр ветераны. 2024 елда җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International