Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан халкын Казахстан Республикасы көне белән котлады

2025 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе, 19:29

Бүген Казанда Казахстан Республикасы көне уңаеннан тантаналы чара уза. Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасы Генераль консулы Ерлан Искаков адресына котлау телеграммасы юллады.

«1990 елның 25 октябрендә Казахстан ССРның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителү һәм Казахстан Республикасының бәйсезлеген тану белән Үзәк Азиянең күп гасырлык тарихында яңа сәхифә ачылды, – дип басым ясаган Фәрит Мөхәммәтшин телеграммада. – Бүген Казахстан ышанычлы үсеш юлыннан бара, мөһим социаль проблемаларны һәм киң колачлы актуаль бурычларны хәл итә. Дәүләт Советы депутатлары безнең тугандаш халыклар арасындагы дустанә багланышларны югары бәяли».

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Татарстанның Казахстан партнерлары белән күпкырлы хезмәттәшлеген үстерүгә Генераль консуллыкның зур өлеш кертүен билгеләп үткән.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International