Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе, 13:53

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатлар Казан шәһәрендә җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, ТР Дәүләт Советыннан ТР Иҗтимагый палатасы составына сайлану өчен кандидатуралар карадылар, шулай ук 2026 елга закон проекты эшенең якынча планын расладылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдиме буенча профильле комитет әгъзалары җәмәгать судьяларын сайлау турындагы мәсьәләне карадылар һәм Дәүләт Советына Светлана Закированы (Баулы суд районы буенча 1 нче суд участогына), Эльнара Гәрәеваны (Казан шәһәре Совет суд  районы буенча 12 нче суд участогына) өч елга җәмәгать судьялары итеп сайларга, шулай ук вәкаләтләр вакытын чикләмичә Булат Мөхәммәтшинны (Казан шәһәренең Вахитов суд районы буенча 6 нчы суд участогына) һәм Мария Соколовскаяны (Зеленодольск суд районы буенча 1 нче суд участогына) сайларга тәкъдим иттеләр. Депутатлар шулай ук Чаллы шәһәренең 1 нче суд участогы буенча җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны йөкләү өчен отставкадагы судья Светлана Дарьина  кандидатурасын килештерделәр. 

Комитет утырышында шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы составына Дәүләт Советыннан сайлану өчен кандидатуралар каралды. Кандидатларны комитет рәисе урынбасары Ринат Фазылов тәкъдим итте. Ул,  Татарстан Иҗтимагый палатасының вәкаләтләре срогы тәмамлану сәбәпле, 20 октябрьдә массакүләм мәгълүмат чараларында Иҗтимагый палатаның яңа составын формалаштыру процедурасы башлану турында мәгълүмати хәбәр басылып чыгуын искәртте.  Әлеге хәбәр шулай ук Дәүләт Советының рәсми сайтында урнаштырылган иде. Бер ай дәвамында иҗтимагый берләшмәләрдән кандидатлар күрсәтелгән документлар кабул ителде.

Гамәлдәге законнар нигезендә, Иҗтимагый палата составының өчтән бере (20 кеше) Дәүләт Советы тарафыннан раслана. Билгеләнгән чорда Дәүләт Советына коммерциячел булмаган оешмалардан 30 гариза кергән. Ринат Фазылов әйтүенчә, Дәүләт Советы утырышында рейтинглы тавыш бирү юлы белән тәкъдим ителгән кандидатлардан ТР Иҗтимагый палатасының 20 әгъзасын расларга кирәк булачак.

Казан шәһәрендә җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы мәгълүматны Казан шәһәре Башкарма комитетының Җәмәгать куркынычсызлыгы һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре идарәсе башлыгы Николай Кузнецов җиткерде.

Николай Кузнецов билгеләп үткәнчә, Казанда соңгы 5 елда җәмәгать урыннарында җинаятьләр саны 48% ка, исерек хәлдә кылынган җинаятьләр саны 30% ка, исерек килеш машина йөртүчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны 55% ка кимегән. Шул ук вакытта балигъ булмаганнар арасында җинаятьләр арткан. Наркотиклар әйләнешенә кагылышлы хокук бозулар һәм ИТ - технологияләр кулланып кылынган җинаятьләр саны арткан. 

«Агымдагы 10 ай нәтиҗәләре буенча әлеге җинаятьләр буенча үсеш тенденциясе кимеде, – дип белдерде Николай Кузнецов. – Яшүсмерләр җинаятьчелеге саны 2,8% ка, ИТ - технологияләр өлкәсендә 27% ка кимеде».

Җәмәгать куркынычсызлыгы һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре идарәсе башлыгы әйтүенчә, җинаятьләрне профилактикалауда һәм ачуда билгеләнгән техник чаралар, бигрәк тә видеокүзәтү системасы зур роль уйный. Хәзерге вакытта Казанда 53,3 меңнән артык видеокамера эшли.

Николай Кузнецов аңлатканча, хокук бозуларны кисәтүдә, гомум җинаятьләрне, террорчылык янауларын һәм экстремизм күренешләрен дә кертеп, миграция сәясәте аеруча әһәмияткә ия. 1 октябрьгә Казанда рәсми миграция исәбендә 58 меңгә якын чит ил гражданы тора, ә 2024 елда 52 меңгә якын булган. «Төп бурычларның берсе итеп без чит ил кешеләре хезмәтен кулланучы эш бирүчеләр һәм миграция хезмәте арасында тотрыклы хезмәттәшлекне оештыруда күрәбез, бу Эчке эшләр министрлыгына чит ил кешеләре катнашында җинаятьчелекне киметү буенча нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итәчәк», – дип белдерде Николай Кузнецов.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International