Дәүләт Советының уналтынчы утырышы ачылды

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе, 10:18

Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының уналтынчы утырышы  ачылды. Президиум утырышта карау өчен  10 мәсьәлә тәкъдим итә, шул исәптән 5 Татарстан Республикасы законы проекты һәм 4 федераль закон проекты.

Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта карауга 2 закон проекты әзерләнгән – 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында.

Моннан тыш, уналтынчы утырыш барышында өч закон проектын беренче укылышта карау күздә тотыла – оешмалар мөлкәтенә салым турында, Конституция советы һәм инвестиция эшчәнлеге турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында. Дәүләт Советы эшен оештыру буенча еллык план нигезендә утырыш мәсьәләләре исемлегенә Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы эшчәнлеге турында мәгълүмат кертелгән. Бу мәсьәлә буенча доклад белән ведомство җитәкчесе Владислав Виниченко чыгыш ясаячак.

Профильле комитетлар рәисләре көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар. Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының уналтынчы утырышының көн тәртибе киңәйде һәм 16 мәсьәләне үз эченә ала:

1. «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 115-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

2. «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында»
116-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

3. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

4. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

5. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзаларын раслау турында.

6. «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында» 125-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасы Конституция советы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 127-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына һәм «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына һәм «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 126-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. 2026 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы проекты турында.

10. Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы эшчәнлеге турында мәгълүмат.

11. «Концессия килешүләре турында» Федераль законның 24 статьясына үзгәреш кертү хакында» 1038821-8 номерлы федераль закон проекты турында (концессия килешүе төзү хокукына конкурсның финанс-икътисадый критерийларын тулыландыру өлешендә).

12. «Россия Федерациясе Торак кодексының 155 статьясына һәм «Физик затларның түләүләрен кабул итү буенча түләү агентлары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган эшчәнлек турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 1036203-8 номерлы федераль закон проекты турында (торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү алуны камилләштерү өлешендә).

13. «Россия Федерациясе Торак кодексының 183 статьясына үзгәреш кертү турында» 1037203-8 номерлы федераль закон проекты хакында (күпфатирлы йорттагы гомуми мөлкәткә капиталь ремонт өчен кертемнәр алуны камилләштерү өлешендә).

14. «Җир асты байлыклары турында» Россия Федерациясе Законына һәм «Бөлгенлек (банкротлык) турында» Федераль законның 131 һәм 133 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 1050064-8 номерлы федераль закон проекты турында (җирләрне рекультивацияләү мәсьәләләрен җайга салу өлешендә).

15. «Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 1037638-8 номерлы федераль закон проекты хакында (күпфатирлы йорттагы торак урыннарда йорт хайваннарын тотуның рөхсәт ителгән саны нормативын билгеләү өлешендә).

16. «Урта һөнәри белемнең һәркем өчен мөмкин булуын киңәйтү экспериментын үткәрү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 1063861-8 номерлы федераль закон проекты турында (эксперимент үткәрү срогын озайту һәм аның катнашучылары исемлеген киңәйтү өлешендә).

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, РФ сенаторлары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, парламентның «Вконтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында утырыш турыдан-туры трансляцияләнә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International