Республиканың җәмәгать судьялары сайланды

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе, 11:14

Бүген Дәүләт Советы утырышында республиканың берничә суд участогына җәмәгать судьялары сайланды. Кандидатларны ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тәкъдиме белән (аның карары белән комитет рәисе урынбасары Ринат Фазылов таныштырды) парламентарийлар өч елга җәмәгать судьялары итеп Светлана Закированы (Баулы районы буенча 1 нче суд участогына), Эльнара Гәрәеваны (Казан шәһәре Совет районы буенча 12 нче суд участогына), шулай ук вәкаләтләре срогы чикләнмичә Булат Мөхәммәтшинны (Казан шәһәренең Вахитов районы буенча 6 нчы суд участогына) һәм Мария Соколовскаяны (Зеленодольск суд районы буенча 1 нче суд участогына)  сайладылар.

Депутатлар шулай ук Чаллы шәһәренең 1 нче суд участогы буенча җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны йөкләү өчен отставкадагы судья Светлана Дарьина кандидатурасын расладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International