«Бердәм Россия» фракциясе утырышында Татарстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе, 09:44

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар Татарстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Республикага инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудыру турындагы мәгълүматны Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина тәкъдим итте. Ул чыгышын инвесторлар өчен иң кызыклы илләрнең дөнья рейтингларыннан башлады. Исемлекнең лидерлары: АКШ, Сингапур һәм Кытай. Шул ук вакытта, Талия Миңнуллина билгеләп үткәнчә, Россия топ-20 арасында да юк. “Шуны аңларга кирәк, Россия инвестицияләрнең дөньякүләм контекстында чит ил кешеләрен җәлеп итми, - дип ассызыклады ТР ИҮА җитәкчесе. - Территориянең иң яхшы инвестицион климаты критерийлары бар. Мәсәлән, Әмирлекләрдә билгеле бер күләмдә инвестицияләр өчен гражданлык алырга мөмкин. РФдә закон буенча моны эшләргә ярамый. Израильдә кертелгән һәр акча берәмлегенә дәүләт үзенекен кертә. Безнең илдә мондый ярдәм программалары юк".

Шул ук вакытта, Талия Миңнуллина билгеләп үткәнчә, Россиядә дә, Татарстанда да төп капиталга инвестицияләр күләме ел саен арта. "Моның берничә сәбәбе бар, - дип билгеләп үтте ИҮА җитәкчесе, утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.  – Беренчесе – көнбатыш компанияләре базардан чыккач, Россия бизнесменнары бу активларны сатып алды. Икенче сәбәп – импортны алмаштыру үсеше. Тренд, мәсәлән, интеллектуаль милеккә, оборона сәнәгатенә инвестицияләр барлыкка килә башлагач. Тагын бер сәбәп- –халыкара валюта түләүләренең кыенлашуы. Компанияләрнең акчалары илдә кала, һәм алар аларны каядыр кертергә мәҗбүр".

Татарстанга килгәндә, Талия Миңнуллина безнең республика һәм Түбән Новгород өлкәсе ел саен Стратегик инициативалар агентлыгы төзи торган инвестицион климат торышы милли рейтингында 2 нче урынны бүлештеләр, дип сөйләде. Рейтинг лидеры, бер ел элек кебек үк, – Мәскәү.

"Ел саен бәяләү методикасы үзгәрә, – диде ул. – Киләсе елга иҗтимагый капиталга бәя биреләчәк. Ягъни безнең бизнесның социаль программаларга ни дәрәҗәдә кертелүен бәяләячәкләр. Зур социаль проектларны гамәлгә ашыручы эре предприятиеләребезне исәпкә алып, Татарстанның яхшы мөмкинлекләре бар».

Талия Миңнуллина әйтүенчә, Татарстан республикада узган зур халыкара вакыйгалардан соң инвесторлар өчен таныла башлаган. Алар арасында – БРИКС саммиты, «Россия – Ислам дөньясы: Kazanforum» халыкара икътисадый форумы, Россия-Кытай РОСТКИ  форумы, TIME Россия-Һиндстан форумы.

Шулай ук фракция утырышында депутат Рузилә Тимергалиеваның округтагы эше турындагы доклады тәкъдим ителде. Парламентның 6 һәм 7 чакырылыш составында эшләгәндә ул гражданнарның 350дән артык мөрәҗәгатен караган, алты ел эчендә парламентарий Яшел Үзән районының 19 мәктәбендә һәм лицеенда булган. Депутат махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими рәвештә гуманитар ярдәм күрсәтә - махсус операция уздыру чорында Рузилә Тимергалиева ярдәмендә 5,5 млн сумнан артык акча җыелган.

Фракция утырышында аерым «Батырлык тартмасы» хәйрия акциясен гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар, аны уздыру инициативасы белән партия тарафдарлары чыккан иде. Бу көннәрдә бөтен ил буенча, шул исәптән республикабызда да, хастаханәләрдә озак дәваланучы балалар өчен бүләкләр җыялар. Бу мәсьәлә буенча мәгълүмат белән «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафдарлары советы рәисе Светлана Захарова чыгыш ясады.  Ул республика бердәмроссиялеләренә акциядә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм партия тарафдарлары инициативасының 2 декабрьгә кадәр дәвам итәчәген искәртте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International