Фәрит Мөхәммәтшин: "Мәдәни-гуманитар хезмәттәшлекне, ватандашларның республика программаларында катнашуын киңәйтергә кирәк”

2025 елның 28 ноябре, җомга, 20:51

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советының еллык утырышы узды, анда советның 2025 елгы эшенә йомгак ясалды һәм 2026 елга бурычлар билгеләнде. Шулай ук республиканың чит илләрдәге ватандашлар һәм Россия Федерациясе субъектларындагы татар җәмгыятьләре белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре дә каралды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Координация советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Утырышны ачып, парламент җитәкчесе республика органнары һәм иҗтимагый оешмаларның федераль коллегалар белән уңышлы хезмәттәшлегенә игътибар итте. Бу, Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, эшне кыйммәтле методик киңәшләр белән баета, нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.

Дәүләт Советы Рәисе август аенда Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән меңнән артык делегатны берләштергән «Милли җыен»ны атап узды. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бу эштә Россия Федерациясе төбәкләренең татар авылларыннан ХІІІ Бөтенроссия эшкуарлар җыены, шулай ук кичә узган «Татарстанның эшлекле партнерлары» ХVIII форумы зур роль уйнаган.

Фәрит Мөхәммәтшин ватандашлар белән хезмәттәшлек итү буенча Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар җәмгыятьләре активы белән очрашуларда зур эш алып баруын ассызыклады.

Агымдагы гомумдөнья чынбарлыгында Татарстан икътисадны тотрыкландыру, Көнбатыш илләренең санкцияләренә каршы тору өчен актив чаралар күрә. "Элеккечә үк ватандашларга ярдәм итү буенча төрле чаралар күрелә", – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанда уздырыла торган зур халыкара форумнарда катнашу ватандашлар эшенә үз өлешен кертә. Алар арасында Россия Федерациясенең Ислам дөньясы белән үзара хезмәттәшлеге мәйданчыгына әверелгән  «Казан Форум» халыкара икътисадый форумы,  шулай ук башка күп кенә чаралар бар. 

Ведомствоара комплекслы эшләргә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров нәтиҗә ясады.

Аерым алганда, Ирада Әюпова министрлыкның Татарстан вәкиллекләре, фәнни һәм иҗат җәмәгатьчелеге, шулай ук Россия субъектларындагы һәм чит илләрдәге иҗтимагый оешмалар белән туган телне, йолаларны, милли киемнәрне, халык кәсепләрен һәм һөнәрләрен саклау буенча тыгыз багланышлары турында сөйләде.  “Россия регионнары һәм чит илләр белән хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә хөкүмәт дәрәҗәсендә килешүләр һәм беркетмәләр төзү ярдәм итә", - диде Ирада Әюпова. - Бүгенге көнгә Россиянең 85 төбәге белән хөкүмәтара килешүләр төзелгән”.

Илсур Һадиуллин татар телен өйрәнү мәсьәләләренә аерым басым ясады. Аның әйтүенчә, республика һәм субъектларның мәгариф учреждениеләре арасында турыдан-туры хезмәттәшлекне үстерү буенча эш оештырылган, 38 идарә органы белән килешү төзелгән. 2025 елда субъектларга 16 миллион сумлык 32000 берәмлек укыту-методик әдәбият тапшырылган. Уку елы дәвамында Каюм Насыйри институтының 10 төбәктәге һәм 5 чит илдәге татар мәгариф-мәдәни үзәкләренә методик ярдәм күрсәтелә. Бу үзәкләргә, яшәү урыны нинди булуга карамастан, дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, барлык яшьтәгеләргә татар телен өйрәтү бурычы йөкләнгән. «2025 елның июленнән без татар телен өйрәтү буенча “Ана теле" онлайн-мәктәбе эшен яңарттык, – дип сөйләде Илсур Һадиуллин. - Заманча таләпләрне исәпкә алып, интерфейс яңартылды, программаның мобиль версиясе эшләнде, ЕСИА аша теркәлү һәм эшләү мөмкинлеге өстәлде”.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы рәисенең беренче урынбасары-Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Бөтендөнья татар конгрессы дөньяның 78 төбәгендә һәм 47 илендә 512 иҗтимагый оешманы берләштерә. Данис Шакиров билгеләп үткәнчә, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» милли советы карары буенча ул татар дөньясы өчен «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елы һәм Тынычлык елы » буларак уздырылды. Быел Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары тарафыннан 1000гә якын чара уздырылган.

Данис Шакиров шулай ук быел РФ субъектларында күренекле шәхесләргә – Адыгея Республикасында Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә, Пермь краенда Габдулла Тукайга, Башкортостан Республикасының Шаран районында Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Фан Вәлиәхмәтовка һәйкәлләр ачу буенча тантаналы чаралар уздырылуы турында сөйләде. Моннан тыш, Владивосток, Казан һәм Кировск шәһәрләрендә патриот-чик сакчысы, татарлар арасында беренче Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин истәлеген мәңгеләштерү эше дәвам итә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко ватандашлар белән сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү буенча эшче төркемнең агымдагы елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, төркемнәр составына башкарма хакимият органнары һәм Татарстан вәкиллекләреннән 36 вәкил керә. Агымдагы елның 11 аенда атналык киңәшмәләр форматында 44 утырыш уздырылган, аларда җирле предприятиеләр продукциясен республикадан һәм илдән читкә чыгару турында фикер алышканнар. Министр тышкы сәүдә күрсәткечләренең сизелерлек үсешен аерым билгеләп үтте –товар әйләнеше 12% ка, экспорт 20% ка, ә РФ субъектлары арасында товар алмашу 18% ка арткан.

Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республикада 2026 елда үткәрелергә тиешле зур халыкара чаралар турында сөйләде. Мөһим чаралар арасында ул «Россия – Ислам дөньясы: Казан форумы» ХVII халыкара икътисадый форумын, «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» IV Халыкара форумын, «TIME: Россия — Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» форумын атады, Талия Миңнуллина ватандашларны аларда актив катнашырга чакырды.

Моннан тыш, ул чит илләрдә һәм Россия Федерациясе субъектларында яшәүче ватандашлар белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклашты, аерым алганда, аларның Татарстан исеменнән аерым чараларда катнашулары турында сөйләде. Талия Миңнуллина фикеренчә, мондый күпкырлы эш ватандашлар белән эшләүгә үзенең өлешен кертә, бизнес-проектлар өчен дә, шулай ук Россиядә һәм дөньяда "Татарстан" брендын таныту өчен дә конкрет файда китерә.

Видеоэлемтә режимында утырышта республиканың Беларусь һәм Башкортостандагы вәкилләре чыгыш ясады. Алар ватандашлар белән конкрет эшләү тәҗрибәләре турында сөйләделәр, хезмәттәшләрен шулай ук үз эшләнмәләре белән даими рәвештә уртаклашырга өндәделәр.

Утырыш нәтиҗәләрен шәрехләп, Фәрит Мөхәммәтшин куелган бурычларга ирешү өчен хакимият органнарының, иҗтимагый оешмаларның һәм ватандашлар активының ведомствоара багланышларын көчәйтергә чакырды. Алар арасында –ватандашлар белән мәдәни-гуманитар хезмәттәшлекне киңәйтү, алар белән бизнес-диалогны үстерү, ватандашларны төрле республика программаларына һәм проектларына җәлеп итү.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International