Константин Косачев: «Татарстан – туризмны үстерү өлкәсендә Идел буе округы лидеры»

2025 елның 5 декабре, җомга, 12:58

Идел буе төбәкләре - илнең туристлык потенциалы энҗесе, ә Татарстан-эчке туризмны үстерү мәсьәләләрендә округның үзгәрешсез лидеры. Бу хакта бүген Казанда узган Закон чыгаручылар советының 78 нче утырышы кысаларында журналистлар белән аралашканда РФ ФС Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев белдерде.

«Безнең округка кергән һәр субъектның үз үзенчәлеге бар, – дип билгеләп үтте Константин Косачев. – Һәркем инфраструктураны үстерә, әлбәттә, алда баручылар бар. Әйтергә тиешмен, Татарстан – һичшиксез лидерлар рәтендә. Объектив шартлар да бар – монда бик матур. Әмма шул ук вакытта, туризмны үстерү өчен барлык кирәкле инфраструктура булдырылган, – юллар, кунакханәләр, гомуми туклану урыннары, – теләсә- кайсы турист табарга теләгән бар нәрсә. Эчке туризм үсешенә әлеге тренд вакытында бәяләнде һәм республикада әлеге мәсьәләләр инде дистә еллар дәвамында хәл ителә».

Сенатор аерым билгеләп үткәнчә, безнең ил – җир йөзендә уникаль урын. «Мин хәзер дөньяда Россиягә карата нинди кызыксыну барлыгын беләм, – диде ул.  – Күрәсең, туристлык өлкәсенә инвестицияләр – чыгымнар түгел,ә теләсә нинди уңышлы бизнес кебек үк акланырга тиешле капитал салу».

Константин Косачев әйтүенчә туризм тармагы өчен өч өлеш мөһим: объектлар – туристларга нәрсә күрсәтергә мөмкин, икенчесе – кешеләрнең нәрсә бар, нәрсә карарга мөмкин булуы турында мәгълүматлы булуы һәм өченчесе  – туристлык объектларының һәркем файдалана алырлык булуы. «Республикада  әлеге өч юнәлеш тә эшли, үзеңне рекламаларга гына кала», – дип йомгаклады сүзен сенатор.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International