Казанда Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78 нче утырышы ачылды

2025 елның 5 декабре, җомга, 13:14

Бүген Казан Ратушасында Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78 нче утырышы ачылды. Утырышта Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, РФ ФС Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Евгений Люлин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе федераль округы регионнары закон чыгару җыелышы рәисләре катнаша. Идел буе парламентарийлары РФ Идел буе федераль округы субъектларында эчке туризмны үстерү мәсьәләләре, шулай ук җирле үзидарә өлкәсендәге законнар турында фикер алышалар.

Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78 нче утырышында катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров мөрәҗәгать итте. Ул ел дәвамында закон чыгаручылар тарафыннан Закон чыгаручылар Советы утырышлары кысаларында каралган төп темаларны билгеләп үтте. Алар арасында – традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту, социаль-икътисадый үсешнең төп максатларына һәм бурычларына ирешү, пилотсыз авиация, массакүләм спортка ярдәм итү һәм балаларның ялын тәэмин итү. «Һәм эш нәтиҗәләре – күрсәтелгән өлкәләрнең үсешен норматив тәэмин итүгә юнәлдерелгән конкрет карарлар, – дип белдерде Игорь Комаров. – Бүген без берничә актуаль мәсьәлә буенча фикер алышабыз, шуларның берсе – җирле үзидарәнең хокукый нигезләрен үстерү. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, җирле дәрәҗә – идарә системасында иң катлаулы участок. Аны нәтиҗәле оештыру хакимиятнең барлык дәрәҗәләренең килештерелгән тырышлыгын һәм гражданлык җәмгыятенең актив катнашуын таләп итә. Гражданнарның җирле үзидарә органнары эшеннән канәгать булуларына аларның социаль хәле дә бәйле».

Игорь Комаров әйтүенчә,  социаль сораштырулар мәгълүматларына караганда, Идел буе федераль округында җирле хакимиятләр эшен халыкның 48,6% ы уңай бәяли, бу гомумроссия дәрәҗәсенә туры килә. Иң яхшы нәтиҗәләр Татарстан Республикасында, Оренбург өлкәсендә һәм Пенза өлкәсендә. «Бер ел эчендә тулаем округ буенча бу күрсәткечнең 6,5% ка артуы мөһим. Яхшы динамикага карамастан, тискәре бәяләр өлеше югары булып кала бирә. Бу әле җирле дәрәҗәдә идарә итү алымнарын камилләштерү өчен резервлар бар дигән сүз», – дип билгеләде Игорь Комаров.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле искәрткәнчә, быел июнь аенда муниципаль идарәне оештыру системасында кайбер мөһим үзгәрешләр беркетелгән федераль закон үз көченә кергән. Аларның берсе җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле моделен куллануны ике дәрәҗәлене саклап калу мөмкинлеге белән киңәйтү карала. «2026 ел ахырына кадәр идарә итүнең теге яки бу дәрәҗәсендә башкарылачак бурычларның төгәл исемлеген билгеләргә кирәк», – дип искәртте Игорь Комаров.

Идел буе федераль округы төбәкләрендә эчке туризмны үстерү турында сөйләгәндә, Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин 2030 елга туризм тармагы өлешен 5% ка кадәр арттыру бурычын куйган.  Игорь Комаров әйтүенчә, соңгы өч елда Идел буе федераль округы төбәкләре буенча туристлар саны чиреккә арткан, ә туристлар агымы үсеше буенча округ гомумроссия күрсәткечләреннән артып китә.  Агымдагы елның 9 аенда турист сәяхәтләре саны 16 миллионга якын тәшкил иткән. «Турист сәяхәтләре санына шулай ук тиз йөрешле судноларда елга транспорты үсеше дә уңай йогынты ясый. Моңа Татарстан Республикасында һәм Түбән Новгород өлкәсендә эре судно төзү предприятиеләре булу ярдәм итә. Округта елга труизмын бәяләү уңай», – дип йомгаклады сүзен Игорь Комаров.

 

 

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International