Ринат Гайзатуллин: "Безнең геройларның батырлыклары яшь буын өчен үрнәк булсын"

2025 елның 9 декабре, сишәмбе, 16:15

Бүген, Ватан Геройлары көнендә, Тәтеш шәһәренең Җиңү паркында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәйкәл ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада катнашучыларны Дәүләт Советы депутатлары исеменнән Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча Дәүләт Советы рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин сәламләде.

"Бу бәйрәм безгә батырлык, кыюлык һәм Ватанга фидакарь хезмәт итү турында искә төшерә, барлык Ватанны саклаучыларга рәхмәтебезне белдерү мөмкинлеге бирә, – дип  басым ясады Ринат Гайзатуллин Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Ринат Гайзатуллин искәрткәнчә, Бөек Ватан сугышы елларында 11 739 кеше Советлар Союзы Герое исемен алган, алар арасында – 353 кеше  – Татарстаннан. Сигез Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының биш тулы кавалеры Тәтеш районының горурлыгы булып тора.

Тәтеш районыннан 400 дән артык сугышчы махсус хәрби операциясендә катнаша. Россия Герое исеменә Артем Кузин, Михаил Марцев һәм Андрей Соколовский (үлгәннән соң) лаек була.

"Геройларыбызның батырлыклары яшь буын өчен, балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен Ватаныбызны ничек яратырга һәм аның мәнфәгатьләрен якларга әзер булырга ачык үрнәк булсын", - дип ассызыклады Ринат Гайзатуллин.

Өч метрдан артык биеклектәге һәм бер тоннага якын авырлыктагы бронза стела Тәтеш районында яшәүчеләрнең батырлыгын, хөрмәтен һәм үз бурычына тугрылыгын символлаштыра. "Бу бүген фидакарьләрчә  хәрби бурычларын үтәүче һәркемгә хөрмәт. Бу һәйкәл һәлак булган каһарманнарны искә алу, хәзерге вакытта сафта тынычлык сагында торучыларга ярдәм итү урыны булсын", – диде Ринат Гайзатуллин.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов әйтүенчә, тиздән һәйкәл гранитында махсус хәрби операциясендә катнашучыларның исемнәре пәйда булачак. "Бу безнең уртак хәтер һәм көч урыны булачак. Безнең балаларга ватанпәрвәрлеккә һәм батырлыкка хөрмәт рухын сеңдереп тәрбияләнәчәк урын", – дип билгеләп үтте район башлыгы.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International