Фәрит Мөхәммәтшин Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җибәрүдә катнашты

2025 елның 12 декабре, җомга, 16:27

Бүген Казаннан Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә (ЛХР) «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге эгидасы астында җыелган чираттагы гуманитар ярдәм колоннасы китте. 10 зур йөк машинасы 150 тоннадан артык беренче кирәк-яраклар алып бара. Йөкләрне «Бәхетле»  складыннан төяделәр. Волонтерлар һәм гуманитар акциядә катнашучылар белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, ТР Яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров аралашты. 

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге, җирле бүлекчәләр, яшь гвардиячеләр чираттагы тапкыр без шефлыкка алган шәһәрләр һәм хәрбиләр өчен гуманитар йөк җыйдылар. Сезгә рәхмәт әйтәсем килә, чөнки 10 фура җыю җиңел эш түгел. Бик мөһим эш белән шөгыльләнәбез», – диде парламент башлыгы, партиядәшләренә мөрәҗәгать итеп.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, йөк Донбасста яшәүчеләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар соравы буенча формалаша. «Чираттагы гуманитар конвой составында 11,5 млн сумлык 150 тоннадан артык йөк бар, – дип ассызыклады ул. – Татарстанда яхшы күңелле һәм бердәм кешеләр яши, алар республика шефлыкка алган  Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренең безнең ярдәмгә мохтаҗ булуын аңлыйлар. Аларга ярдәм итү – безнең уртак бурычыбыз. Шул исәптән, анда хезмәт итүче егетләргә ярдәм итәргә тиешбез».

Бу сәфәрдә гуманитар колоннаны Дәүләт Советы депутатлары Геннадий Глушков һәм Руслан Шиһабетдинов, «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, ТР Ресоциализация фонды директоры Данияр Мәкъсудов, Югары Ослан һәм Теләче районнары башлыклары озатып бара.

Яңа ел алдыннан Лисичанск һәм Рубежноега гуманитар колонна составында ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановтан 3500 күчтәнәч җибәрелә. Тагын бер тәм-томлы фура  – 8500 данә Яңа ел бүләге республиканың муниципаль районнары, уку йортлары, мәктәпләр һәм балалар бакчалары тарафыннан җыелган.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Мәгариф министрлыгы шефлыкка алган шәһәрләргә бүләккә Рубежное шәһәренең 2 нче мәктәбе һәм Лисичанск балалар бакчасы өчен күп функцияле җайланмалар һәм музыкаль җиһазлар, шулай ук төрле белем бирү дисциплиналары буенча Россия стандарты дәреслекләре җибәрделәр.

 «Балалар Яңа елны һәм бүләкләрне аеруча  көтәләр,  – дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова. – Быел, һәрвакыттагыча, һәр балага республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк тапшырылачак. Өлкәннәр һәм госпитальдәгеләр өчен дә бик күп бүләкләр әзерләдек. Балаларга һәм мохтаҗларга ярдәм итү – безнең өчен һәрвакыт өстенлекле». 

Гуманитар колоннаны формалаштыруга республика предприятиеләре сизелерлек өлеш кертте.

Шефлыкка алынган шәһәрләргә кыш көне тротуарларны һәм юлларны җыештыру өчен өч махсус щетка китереләчәк. Новодружеск шәһәре өчен (Лисичанск шәһәр округы) Мегастрой шәһәр хуҗалыгы өчен кыйммәтле җиһазларның тулы бер партиясен формалаштырды. Шәһәр хуҗалыгын алып бару өчен Рубежное да җиһазлар алачак. Аны «Метроэлектротранс» МУП бүлекчәләре җыйган. Рубежное шәһәренең электр станциясен дроннар һөҗүменнән саклау өчен РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев кирәкле материаллар җибәрә.

Алабуга районы предприятиеләре балалар һәм өлкәннәр өчен 500дән артык памперс сатып алган, Лениногорск районы – Лисичанск учреждениеләренә урындыклар җибәрә, алар шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан зур партия (тулы бер фура) мебель алачак. 

Лисичанск автотранспорт предприятиесе өчен запас частьләрне Казан дәүләт аграр университеты җибәрә. Югары Ослан районы Лисичанск һәм Рубежноеда зыян күргән объектларны торгызу өчен кирпеч төялгән 2 фура формалаштырган. Теләче районыннан машина Рубежноега такта һәм ярма китерәчәк. Ә Лисичанск хастаханәсенә Сарман районында яшәүчеләрдән бер машина эчәр су китерелә. Рубежное соравы буенча Майский теплица комбинаты коллективы тулы бер фура  – 20 суыткыч, зур партия автошиналар һәм азык-төлек җыйган.

 «Гуманитар ярдәм җыю буенча системалы эш күптән җайга салынды, Татарстаннан шефлыкка алынган шәһәрләргә ай саен бер колонна озатабыз, – дип сөйләде «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин. – Лисичанск һәм Рубежноедан килгән халык сорауларына йөз тотарга тырышабыз. Бүген, тагын җирле халык соравы буенча, күп санда автотранспорт шиннары, төзелеш материаллары җибәрәбез. Шулай ук ике шәһәрнең дә социаль учреждениеләре заявкалары буенча кер юу машиналары, балалар туклануы, гигиена кирәк-яраклары җыйдык».

Яшьләр эшләре буенча министр Азат Кадыров журналистлар белән аралашканда республика яшьләренең, «Яшь гвардия»нең һәм иреклеләрнең гуманитар колонна формалаштырудагы ролен билгеләп үтте. «Яшь гвардиячеләр гуманитар йөкне җыюда, төяүдә һәм озатуда һәрвакыт актив катнашалар. Бу эштә, гадәттәгечә, иреклеләр һәм Татарстан гаиләләре актив катнашалар, алар маскировка челтәрләрен үрергә һәм йөкләрне формалаштырырга ярдәм итәләр. Республика яшьләре Лисичанск һәм Рубежноега ярдәм итү процессына һәм СВО зонасында булганнарга ярдәм күрсәтүгә тулысынча җәлеп ителгән. Кешеләр моны чын күңелдән эшли», – дип ассызыклады министр.

Лисичанск һәм Рубежное халкына гуманитар ярдәмнән тыш «Бердәм Россия»  СВО сугышчылары өчен йөк җибәрде. Аерым алганда, махсус операция зонасына ике машина – УАЗ һәм Нива, шулай ук җылы кием, азык-төлек, маскировка челтәрләре, медикаментлар һәм башка кирәк-яраклар китереләчәк.

Бу  «Бердәм Россия» эгидасы астында җыелган 34 нче гуманитар колонна. Махсус хәрби операция башланганнан бирле партиянең төбәк бүлеге яңа төбәкләргә 247 йөк машинасында 3,5 мең тоннадан артык йөк илткән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International