Тарифларны җайга салуны цифрлаштыру мәсьәләләре буенча профильле парламент комитеты утырышында фикер алыштылар

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе, 15:18

Бүген ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитетында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар Татарстанда тарифларны җайга салуны цифрлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Комитет рәисе Андрей Егоров үткәргән утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, республиканың идарәче компанияләре һәм предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Утырышны ачып, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров билгеләп үткәнчә, тарифларны җайга салуны цифрлаштыру мәсьәләсе хәзерге шартларда аеруча актуальләшә һәм республикада яшәүче һәр кешенең тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый. «Тарифларны җайга салу процессын цифрлаштыру Татарстанның 4 миллионнан артык гражданы мәнфәгатьләренә кагыла, – дип ассызыклады Андрей Егоров. – Ул җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, су агызу, электр һәм газ белән тәэмин итү, ККК белән эш итү өлкәләрендә тарифлар билгеләүнең үтә күренмәлелеген, нигезлелеген һәм гаделлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Бүген тарифлар буенча Дәүләт комитеты Россиянең цифрлаштыру министрлыгы һәм Федераль монополиягә каршы хезмәте белән үзара хезмәттәшлектә тарифларны җайга салу өлкәсен цифрлаштыру буенча чыннан да зур эш алып бара».

Утырышта төп доклад белән Тарифлар буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов чыгыш ясады. Дәүләт комитеты меңнән артык предприятие эшчәнлеген җайга сала, ә бу өлкәдәге  керемнең гомуми күләме 186 млрд сумнан артып китә. Нәтиҗәле идарә итү өчен 50 гә якын төрле мәгълүмат системасы кулланыла, бу әлеге өлкәдәге бурычларның масштабын һәм катлаулылыгын дәлилли.  

Ренат Гайнетдинов Татарстан Республикасының тарифларны җайга салуның бердәм мәгълүмати-аналитик системасын һәм «ПРАЙМ» региональ модулен кертү, шулай ук республиканың «Тариф» федераль системасын куллануга күчүе турында җентекләп сөйләде, ул Россиянең бөтен территориясендә процессларны унификацияләргә мөмкинлек бирәчәк.

«Бүгенге көнгә кадәр илнең һәр төбәге үз IT- истемасын төзеде, бу финанс ресурсларын озата баруга гына түгел, оптималь тариф чишелешләрен эзләү өчен мәгълүматларны оператив алмашырга да мөмкинлек бирмәде, – дип белдерде утырышта катнашучыларга Ренат Гайнетдинов. – Әлеге шартларда Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте, Татарстан Республикасын да кертеп, сигез сынау регионы белән берлектә, 2025 елдан «Тариф» Федераль дәүләт мәгълүмат системасын гамәлгә ашыруга кереште. Система актив үсә. Өч өлкәдә эксперт бәяләмәләре юнәлешенең функционалы гамәлгә ашырылды. Бу су, җылылык һәм су агызу. ККК буенча функционалны гамәлгә кертүгә әзерләнә».

ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе сүзләренә караганда, «Тариф» системасына барлык тарифларны җайга салу органнары тоташтырылган. Предприятиеләрне акрынлап тоташтыру планлаштырыла. Барлык функционалның тулысынча гамәлгә ашырылуы 2026-2027 еллар дәвамында көтелә.

«Тариф» Федераль дәүләт мәгълүмат системасы төбәк системаларын бердәм платформага берләштерергә тиеш, анда тарифларга кагылышлы мөрәҗәгатьләр, эксперт нәтиҗәләре һәм макроикътисадый күрсәткечләр тупланачак. Ә исәп-хисапларның унификацияләнгән методикалары бөтен ил буенча тариф сәясәтенең килешенгәнлеген тәэмин итәчәк», – дип белдерде Ренат Гайнетдинов.

Утырышта мәгълүмати куркынычсызлык мәсьәләләренә, цифрлы инфраструктураның сакланышын тәэмин итүгә һәм гражданнар һәм бизнес өчен клиент сервисларын үстерүгә аерым игътибар бирелде. Ведомство башлыгы цифрлы инструментларны алга таба үстерү, «ГосПромпт» дәүләт сервисы аша ясалма интеллект кертү планнарын билгеләде, шулай ук тарифларны җайга салу нәтиҗәлелеген арттыру өчен коммуналь инфраструктураның цифрлы игезәген булдыруны хуплады.

Шулай ук ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе үз доклады кысаларында 2026 елда илнең барлык төбәкләрендә коммуналь хезмәтләргә тарифларны планлы индексацияләүнең ике этабы каралуын билгеләп үтте, алар гыйнвар һәм октябрь айларында булачак. 

Каты коммуналь калдыклар әйләнеше өлкәсендә цифрлаштыру турында «ПЖКХ» идарәче компаниясенең сервис буенча директоры Юлия Жандарова сөйләде. ИК Татарстанда 1,5 мең торак пунктка хезмәт күрсәтә, анда 2 миллионнан артык кеше яши. Юлия Жандарова сүзләренә караганда, ел саен калдыклар күләме 800 мең тоннадан артып китә, ягъни 10 млн.куб. метр. Төп масса Казанга туры килә – 580 мең тонна. Чүп ташу машиналары һәркөнне 2,5 меңнән 3 мең тоннага кадәр көнүкреш калдыкларын ташый. Бу эшкә 300 белгеч һәм 200 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

 «Мондый агымнар белән кул белән идарә итү мөмкин түгел, – дип басым ясады Юлия Жандарова, –  шуңа күрә «Калдыклар» АИС нигезендә бердәм система кулланыла. Системаны гамәлгә кертү берничә төп өстенлеккә ирешергә мөмкинлек бирде: барлык процесслар белән идарә итүнең бердәм үзәген булдыру, объектив контрольне кертү, кеше факторының йогынтысын киметү һәм операция эшен шактый тизләтү».

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сыек көнкүреш калдыкларын чыгару өчен тарифларны җайга салу тәртибе белән кызыксынды. ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә мондый җайга салу юк. «Биектау районы мондый җайга салу белән кызыксынды, бу мәсьәләне хәл итәргә тырышты. Хәзер мондый карар кабул итү мөмкинлеген тикшерәбез», – дип сөйләде Ренат Гайнетдинов.

Парламентарийлар шулай ук тарифларны җайга салу өлкәсендә ясалма интеллект куллану, Татарстан районнарында коммуналь түләүләргә йогынты ясый торган факторлар турында кызыксындылар. Моннан тыш, утырышта катнашучылар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча халык арасында актив аңлату эшләре алып барырга кирәклегенә игътибар юнәлттеләр.

Бүгенге күчмә утырышта Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров комитетның 2025 елдагы эше турында хәбәр итте. Быел комитет каршындагы Эксперт советы белән 12 уртак утырыш үткәрелгән, шуларның алтысы күчмә рәвештә.  Анда 40 тан артык мәсьәлә каралган, шул исәптән – 10 контроль мәсьәлә. Комитет эше турында тулырак мәгълүматны Андрей Егоров чәршәмбе, 17 декабрьдә, ТР Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе белән берлектә узачак матбугат конференциясендә сөйләячәк.

Комитет утырышында шулай ук башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International