«Әкият» курчак театрында хәйрия чыршысы узды

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе, 14:25

Бүген «Әкият» курчак театрында күп балалы, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдәге балалар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен хәйрия чыршысы узды. Бу елның беренче республика Яңа ел хәйрия  чыршысы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тарафыннан оештырылды.

Традиция буенча нәкъ менә хатын-кыз депутатлар Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда балалар өчен хәйрия чараларын ачалар. Быел театральләштерелгән тамашага 250 бала чакырылган. Балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән Дәүләт Советы депутатлары, «Мәрхәмәт – Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары Елена Кузьмичева һәм Алсу Надршина котладылар.

«Бүген  «Мәрхәмәт – Милосердие» депутат берләшмәсе могҗизалар һәм шатлык белән тулы чын балалар бәйрәме булдырырга тырышты, – дип билгеләп үтте Елена Кузьмичева, нәни тамашачыларга мөрәҗәгать итеп. – Игелекле тылсымчы һәр баланың хыялын тормышка ашырсын. Яңа ел бәйрәме сезнең гаиләләрегезгә җылылык һәм гармония алып килүен, күп шатлык һәм бәхет бүләк итүен ихлас күңелдән телибез».

«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева журналистлар белән әңгәмәдә хатын-кыз депутатлар оештырган хәйрия чыршысына гадәттәгечә күп балалы һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдән балалар йөри, дип билгеләп үтте.  Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең балаларына аерым игътибар бирелә.  «Барлык хатын-кызлар – Дәүләт Советы депутатлары һәм «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары бүләкләр әзерләү һәм бәйрәмне оештыру процессына актив кушылалар, моның өчен барлык коллегаларыбызга да ихлас рәхмәтебезне белдерәбез, – дип басым ясады Алсу Нәбиева. – Без, хәйрия чыршысы кысаларында төрле конкурслар оештырып, балаларның иҗади сәләтләрен дә хуплыйбыз». 

Алсу Нәбиева «Әкият» курчак театры җитәкчелегенә һәм коллективына ел саен яшь татарстанлылар өчен яңа ел чарасын уздыру мөмкинлеге биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Снежная Королева» спектакле балалар өчен чын бүләк булды, шуннан соң нәни тамашачыларны курчак театры фойесына чакырдылар. Анда аларны әкият персонажлары, Кыш Бабай һәм Кар кызы көткән иде. Тамаша ахырында балаларның барысына да  күчтәнәчләр тапшырылды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International