Мәгариф һәм социаль объектлар территорияләрендә энергетиклар сату тыела

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе, 12:48

Татарстан Республикасы территориясендә алкогольсез тонус күтәрә торган эчемлекләр (шул исәптән энергетик) сатуны тыю һәм чикләү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Дәүләт Советы депутаты Артур Габделҗанов закон проектын тәкъдим итеп,  энергетикларны куллануның кискен артуы турында әйтте. Бигрәк тә яшьләр арасында. Бу аларны куллануның потенциаль куркынычлыгы турында хәбәрдар булмавы белән аңлатыла. «Соңгы биш ел эчендә энергетик эчемлекләренең Россия базарында күләме 40% тан да күбрәккә  артты, шул ук вакытта кулланучыларның шактый өлешен 12 яшьтән 25 яшькә кадәрге затлар тәшкил итә, – диде Артур Габделҗанов.

Балигъ булмаганнарга килгәндә, әлеге категориядәге затларга энергетикларны сатуны тыю федераль закон белән билгеләнгән, ул 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керде.   «Әлеге эчемлекләрнең кеше сәламәтлеге өчен куркынычы шунда ки, энергетик эчемлекләрдә кофеин, шикәр, витаминнар, аминокислоталар һәм үсемлекләрдән ясалган матдәләр концентрациясе рөхсәт ителгән нормалардан күп тапкыр югарырак», – дип белдерде Артур Габделҗанов.

Кабул ителгән закон мәгариф, медицина һәм социаль билгеләнештәге объектларда тонус күтәрә торган  эчемлекләр сатуны тыя. Бер үк вакытта республика Хөкүмәтенә гавами чаралар уздыру чорында, шулай ук спорт ярышлары уздыру вакытында гражданнар күпләп җыела торган урыннарда әлеге продукцияне сатуны чикләү вәкаләте бирелә.

Кертелгән чикләүләрнең үтәлешенә төбәк дәүләт контролен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе гамәлгә ашырачак.

Парламентарийлар шулай ук административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр керттеләр, анда энергетикларны сату чикләүләрен бозган өчен административ җаваплылык кертелә. Хокук бозган өчен гражданнарга – 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 мең сумнан 150 мең сумга кадәр штраф билгеләнгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International