Бүген Дәүләт Советында унҗиденче утырыш кысаларында «Татарстан Республикасында махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм чаралары турында» Хөкүмәт сәгате узды. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүматны Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җиткерде.
Дәүләт Советы утырышы тәмамланганнан соң депутатлар бүген парламент утырышында кабул ителгән республиканың Экология кодексына үзгәрешләр кертү турындагы һәм җирле үзидарә органнарына хайваннар авыруларын кисәтү һәм бетерү буенча чаралар үткәрүне оештыру өлкәсендә дәүләт вәкаләтләрен бирү турындагы, хайваннар белән эш итү өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы законнарга аңлатма бирделәр. Законнар караучысыз калган хайваннар мәсьәләләрен җайга салуга кагыла.
Дәүләт Советының унҗиденче утырышы – бу елның көзге сессиядәге соңгы утырышы тәмамланды. Чара ахырында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиденче чакырылыш республика парламентының 2025 елдагы эшенә йомгак ясады.
Бүген Дәүләт Советы утырышында 2025 елда Россия субъектларының закон чыгару органнары белән парламентара элемтәләрне ныгыту буенча Татарстан парламенты эшенә йомгак ясалды. Моннан тыш, депутатлар 2026 елга Дәүләт Советының РФ субъектлары, башка дәүләтләр парламентлары һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлегенең якынча планын расладылар.
Бүген Дәүләт Советы утырышында дәүләт символлары турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ дәүләт символлары турындагы Татарстан Законы нигезләмәләрен федераль һәм республика законнары нормаларына туры китереп актуальләштерү максатларында эшләнгән.
Парламентның унҗиденче утырышында депутатлар 2026 елга Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планын кабул иттеләр.
Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Экология кодексына үзгәрешләр кертә торган закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ нигезендә, табигый яшәү тирәлеге аучылык җирләре булган хайванның бер төре булып торучы бүре белән эт кушылмасы аучылык ресурсларына кертеләчәк. Аучылык аларның санын җайга салу максатыннан үткәреләчәк.
“Инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннарын квоталау һәм инвалидларны, социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен аерым эш төрләрен (һөнәрләрне) резервлау турында” Татарстан Республикасы Законының 2 һәм 3 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” ТР законы проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Татарстан Республикасы территориясендә алкогольсез тонус күтәрә торган эчемлекләр (шул исәптән энергетик) сатуны тыю һәм чикләү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советында унҗиденче утырыш кысаларында депутатларга Министрлар Кабинетыннан гражданнарның сәламәтлеге торышы турында мәгълүмат бирелде. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев чыгыш ясады.