Дәүләт Советының РФнең башка субъектлары һәм башка дәүләтләр парламентлары белән хезмәттәшлек планы расланды

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе, 15:47

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2025 елда Россия субъектларының закон чыгару органнары белән парламентара элемтәләрне ныгыту буенча Татарстан парламенты эшенә йомгак ясалды. Моннан тыш, депутатлар 2026 елга Дәүләт Советының РФ субъектлары, башка дәүләтләр парламентлары һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлегенең якынча планын расладылар.

Документны шәрехләп Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин ассызыклаганча, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, темпларны киметмичә, парламентара элемтәләрне динамик рәвештә үстерүне дәвам итте. Хәзерге вакытта Дәүләт Советы тарафыннан РФ субъектлары белән парламентара хезмәттәшлек турында 47 килешү, федераль дәүләт хакимияте органнары белән 2 килешү, чит дәүләтләрнең һәм аларның субъектларының закон чыгару органнары белән 11 килешү һәм беркетмә төзелгән һәм үз көченә ия.

Бүген парламентарийлар 2026 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Россия Федерациясе субъектлары, башка дәүләтләр парламентлары һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлегенең якынча планын расладылар. Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, план проекты Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралган һәм хупланган.

Фәрит Мөхәммәтшин, әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуга йомгак ясап, Татарстанның икътисад, социаль үсеш, мәгариф, сәламәтлек саклау тармакларында бай тәҗрибә туплаган күпмилләтле республика булуын билгеләп үтте. "Хезмәттәшлекнең бу планы тынычлыкны, татулыкны һәм Татарстан Республикасының уңышлы үсешен алга таба ныгытуга юнәлдерелгән", - дип басым ясады парламент җитәкчесе.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International