Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы законга үзгәрешләр кертелде

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе, 13:09

Бүген Дәүләт Советы утырышында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче һәм өченче укылышта кабул ителде. Әлеге закон проекты федераль законнардагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә эшләнде.

2025 елның 4 ноябрендәге федераль закон белән дәүләт түләүсез юридик ярдәм системасында катнашучы дәүләт юридик бюросы һәм адвокатлар, әгәр дәүләт түләүсез юридик ярдәм системасы кысаларында түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия булган гражданнар судларда хезмәт шартнамәсен төзүдән эш бирүченең Россия Федерациясе Хезмәт кодексында билгеләнгән гарантияләрне бозарлык итеп баш тартуы, эш урынына кире кайтарылу, хезмәт хакын түләттерү, шул исәптән ихтыярсыздан эшкә чыкмаган вакыт өчен, эш бирүченең хокукка каршы гамәлләре (гамәл кылмавы) аркасында китерелгән мораль зыянны компенсацияләү турындагы эшләр каралганда дәгъвачылар (гариза бирүчеләр) булсалар, судларда, дәүләт органнарында һәм муниципаль органнарда, оешмаларда мондый гражданнарның мәнфәгатьләрен чагылдыралар дип билгеләнә.

"Әлеге үзгәреш «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законы белән җайга салына торган нигезләмәләргә кагыла, шуңа бәйле рәвештә республика законына тиешле үзгәреш кертелә», – дип билгеләп үтте Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International