Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы кабул ителде

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе, 13:02

Парламентның унҗиденче утырышында депутатлар 2026 елга Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планын кабул иттеләр.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров әйтүенчә, 2026 елга Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы проекты 2025 елның 27 ноябрендә парламент утырышында нигездә кабул ителгән һәм закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектлардан кергән  19 тәкъдимнән торган, аларга агымдагы елның 12 декабренә кадәр якынча план проектына өстәмә тәкъдимнәр кертергә мөмкинлек бирелгән.

Күрсәтелгән чорда план проектына өстәмә рәвештә өч тәкъдим кертелгән, аерым алганда, –  Балтач муниципаль районы советыннан – «Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Балтач муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» ТР законы проекты.

Моннан тыш, тәкъдим Социаль сәясәт комитетыннан «Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законы һәм «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законы һәм «Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү турында» Татарстан Республикасы законы проекты кертелгән.

 Шулай итеп, 2026 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы 22 тәкъдимнән тора һәм өч юнәлеш буенча бүленгән: Дәүләт корылышы, икътисадый һәм социаль сәясәт. Закон проекты эшенең якынча планына республика Рәисеннән – 4, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан – 3, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларыннан – 1, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетларыннан – 11, муниципаль берәмлекләр советларыннан 3 тәкъдим кергән. Болар – Арча, Балтач һәм Буа районнары.

«Бу якынча эш планы булса да, аны үтәүгә бүген үк керешергә кирәк. Сайлаучыларыбызны нинди мәсьәләләр борчый, кайсыларын җайга салырга кирәк яисә безнең тарафтан  игътибар таләп ителә – карагыз,  һәркем үзенең профильле юнәлешләре буенча эш өчен җавап бирә», – дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International