Нәҗип Хаҗипов: «Быел 8600 эт тотылган һәм приютларга китерелгән»

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе, 16:11

Дәүләт Советы утырышы тәмамланганнан соң депутатлар бүген парламент утырышында кабул ителгән республиканың Экология кодексына үзгәрешләр кертү турындагы һәм җирле үзидарә органнарына хайваннар авыруларын кисәтү һәм бетерү буенча чаралар үткәрүне оештыру өлкәсендә дәүләт вәкаләтләрен бирү турындагы, хайваннар белән эш итү өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы законнарга аңлатма бирделәр. Законнар караучысыз калган хайваннар мәсьәләләрен җайга салуга кагыла.

 «Республикабызның кайбер торак пунктларында кыргый этләр белән бәйле мәсьәләләр бар. Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк, – дип басым ясады журналистлар белән аралашканда Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов, – Гадәттән тыш хәл кертүгә килгәндә, бу мәсьәлә республика Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе карамагында булачак. Аны игълан итү өчен район хакимиятеннән мөрәҗәгать булырга тиеш».

Нәҗип Хаҗипов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Дәүләт Думасында билгеле бер территориядә, аерым алганда балалар һәм спорт мәйданчыкларында йортсыз этләрне ашатуны тыюны күздә тоткан закон проекты турында фикер алышалар. 

Дәүләт Советы депутаты, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзасы Игорь Бикеев сүзләренә караганда, закон чыгару хакимияте булган чакыруларга җавап бирергә генә түгел, ә еш кына ни буласын алдан күрергә дә тиеш.

«Без бүген караган закон проектлары Васильево бистәсендә булган фаҗигагә кадәр үк әзерләнгән һәм кертелгән иде, – дип белдерде Игорь Бикеев, – чыннан да бүреләр белән катнашкан кыргый этләр кешеләр өчен реаль куркыныч тудырырга мөмкин. Әлбәттә, алар шулай ук котырыну чыганагы булып тора. Бу проблеманы хәл итәргә кирәк. Әлеге закон проектлары белән без бүгенге чакыруларга да җавап бирәбез һәм киләчәктә булачак куркынычларны бетерергә тырышабыз».

Шулай ук депутатлар приютларда китерелгән караучысыз этләрнең язмышы турында сөйләделәр.

«Быел 8600 эт тотылган һәм приютларга китерелгән. Аларның 72% ы кире чыгарылган, 10% ына хуҗа табылган, 3% ы юк ителгән (күрсәтмәләр буенча)», – дип сөйләде Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов.

 «Безнең алда этләрне юк итү бурычы тормый. Башка эш – без кешеләрне алардан сакларга тиеш, – дип басым ясады депутат Игорь Бикеев. – Көтүгә берләшкән этләр куркыныч тудыра. Эт үзе ул кадәр куркыныч та булмаска мөмкин. Әмма аларның көтүләре, теге яки бу территорияне үзләренең азык базасы дип саный башлагач, кешеләрне көндәш һәм дошман сыйфатында күрә башлыйлар – бу куркыныч. Бүген кабул ителгән чаралар бу яктан уңышлы булыр дип ышанам».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International